Логотип Казан Утлары
Шигърият

Нәрсә булды икән, нәрсә булды?!

Розаларым быел иртә сулды... Август кына әле. Август кына... Карыйм да шуларга – күңел тула...

Нәрсә булды икән, нәрсә булды?!

Розаларым быел иртә сулды...

Август кына әле. Август кына...

Карыйм да шуларга – күңел тула...

Нәрсә була иде, нәрсә була –

Сулмасалар октябрьгә кадәр...

Бар бит әле вакыт, бар бит әле!

Күңелләрнең җәйдә йөргән мәле...

Август кына юкса, август кына...

Табигатькә иртә картлык килгән.

Килешимме бу ялгышлык белән?!

Күтәримме әллә горур башым,

Һәм... чыгыйммы табигатькә каршы?!

Җитә алырмы соң гайрәт-көчем

Табигатькә каршы торыр өчен?!

...Мин кайчандыр көчсез заттан идем.

Иңнәремдә нидән йөкләр минем?!

Август кына әле... Август кына!

Ә җанымда... розалар сула...

 

"КУ" 08, 2017

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев