Логотип Казан Утлары
Шигърият

Өмет

Өметләрең өзелсә дә, сөюләр сүнми икән...

Өметеңне өз дисең син...

Өзелде инде өмет.

Үземнең дә хәлләрем шул

Өзелгән өмет кебек.

 

Мәңгелек түгел өмет тә

Өзелә – түзми икән.

Өметләрең өзелсә дә

Сөюләр сүнми икән.

 

Сүнми икән, дөрли икән,

Тынгылык бирми икән.

Киртәләрне бар дип белми,

Тәртәгә керми икән.

 

Өметеңне өз, дисең син,

Өмет ул... Өзек бит ул...

Өзелә дә ялгана ул...

Шуңа да өмет бит ул.

 

"КУ" 8, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев