Логотип Казан Утлары
Шигърият

Өстә – бизәк

Юк күңелгә юлны табучылар...

Юк күңелгә юлны табучылар,

Гел сөелгән кебек күренсәм дә.

Шигъри юлның өсләрендә сезгә

Ярыймы соң ничек күренсәм дә?

Уйлар авыр, алар калыкмыйлар,

Алар төптә, алыр – тик буй җиткән!

Өстә – бизәк, күтәрелгән хисләр.

Бертөслерәк алар гел нилектән?

Җаным һәрчак ялгыз булгангамы?

Югалтулар күптер – тузгангамы?

Кемнәрнедер айлы кичләремнең

Юлларында күрми узгангамы?

Кемнәрнедер кире каккангамы?

Ачу белән этеп аткангамы?

Бәхет шунда гына калган төсле,

Узганыма бик еш кайткангамы?

Юк күңелгә ачкыч яратучы,

Шигырь – шуннан сарку-түгелүем.

Юлларында күптер сөю сүзе,

Ә астында… ялгыз көн күрүем.

Сиздермимен сине онытмауны

Хәтта ымда еллар дәвамында.

Яратуны саклап калыйк, дисәк,

Очрашырга кирәк һич югында!

Тойгыларның иң-иң нечкәсендә

Ачылырга кирәк яңабаштан.

– Юк! – ди акыл. Кайчан туктар микән

Тәкрарлауны шуны тораташтан?

Акыл куша сине онытырга,

Чирләмәүне тели өр-яңадан.

Хастамындыр аның сүзләреннән –

– Узгынчы…– дип җанны яргалаудан.

 

“КУ” 1, 2020

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев