Логотип Казан Утлары
Шигърият

Өянке

Бәгыренә чабыймчы дип, Казып тамырыма төшсәң – Каберең өстендә үсәм!

Өскә үсмәсен әле дип,

Баш ботагымны киссәң –

Мин бит як-якка үсәм.

Киңлеккә китмәсен диеп,

Ян-якларымны  киссәң –

Мин куелыкка үсәм.
Куелыкка үсмәсен дип,

Ябалдашымны киссәң –

Мин тамыр якка үсәм.

Бәгыренә чабыймчы дип,

Казып тамырыма төшсәң –

Каберең өстендә үсәм!

«Казан утлары». 1971 ел, 1нче сан.

 

"КУ" 05, 2022

Фото: pixabay
 

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев