Логотип Казан Утлары
Шигърият

Рәссам

Әйдә рәсем ясыйм әле – Булсын бер кызык.

Әйдә рәсем ясыйм әле –

Булсын бер кызык.

Томаны ак кәгазь булыр,

Яңгыры – сызык.
Аннары сине ясармын

Яңгыр эчендә,

Ә күлмәгең яшел булыр –

Урман төсендә.
Күз ясармын, зәңгәр буяу

Табалсам әгәр, –

Чөнки синең күзләрең бит

Сагыштай зәңгәр.
Тын калырмын, күзләреңдә

Күренгәч яшьләр.

Шул чагында йөрәгемдә

Яшеннәр яшьнәр.
 

 

"КУ" 01, 2022

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев