Логотип Казан Утлары
Шигърият

Сабырларга

Һәм кораблар кебек китә алар Зур максатлар кушкан юлларына.

 

                                                                       Сибгат Хәкимгә

Яратам мин сабыр кешеләрне,

Зур кораблар кебек алар һаман

Тормыш давылларын ерып бара

Максатлары кушкан якка табан.

 

Маякларын дулкын капласа да,

Сабырлыктан алар ялыкмыйлар.

Корабларын давыл сытканда да,

SOS бирергә артык ашыкмыйлар.

 

Зур максатлар өчен җаннарына

Алсалар да күпме авыр яра –

Шырпы кебек чәчрәп кабынмыйлар,

Алар, домна кебек, салмак яна.

 

Шуңа бераз гамьсезләр дә кебек

Һәм усал да кебек бераз алар.

Тик битараф түгел, мәҗлесләрдә

Бәйрәм итсә купшы фразалар.

 

Мондый чакта алар ашыгалар

Бу мохиттән тизрәк югалырга.

Һәм кораблар кебек китә алар

Зур максатлар кушкан юлларына.

 

 

"КУ" 07, 2020

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев