Сагынганда, карыйм тулган айга...

Сагынганда, карыйм тулган айга,
Ай да хәтта болыт артында.
Сөймисең дә, беләм, сагынмыйсың,
Нигә күңел сиңа тартыла?
Сагынганда сине, җилне тыңлыйм,
Сезнең яктан җилләр исәләр.
Йөрәгем дә тынып тыңлар кебек,
Сиңа сәлам әйтте, дисәләр.
Ай да качкан, җил дә тынды инде,
Син дә мине күптән оныттың.
Ә шулай да күкнең почмагында
Җемелди күк соңгы өметем.
"КУ" 11, 2019
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз