Логотип Казан Утлары
Шигърият

Семён Денисович Игнатьевка

Бүген таллар йөгереп килделәр дә: «Без, – диделәр, – хәтәр заманда Көеп, юкка чыгып беткән идек, Исән калдык, исән һаман да...»

Бүген таллар йөгереп килделәр дә:

«Без, – диделәр, – хәтәр заманда

Көеп, юкка чыгып беткән идек,

Исән калдык, исән һаман да...»

Семён Денисович! Бу талларның

Яше-карты, олы-кечесе

Рәхмәт укый сиңа, бүләк булып

Безгә төшкән «урус кишиси».

Син мәктәпле иттең тал яфрагын,

Якты сулар сибеп тамырга,

Туган телле – хлорофиллы иттең

Гайрәт өстәп сабыр камырга...

Татар шигыреннән фән чатнатып,

Син, зонадан чыккан зыялы,

Казан уртасына һәйкәл куеп,

Син милләтне иттең Тукайлы.

Үз кадребезне без белмибез шул.

Кадер белер өчен ил кирәк.

Синең кебек асыл ир, җәүһәр зат,

Синдәй йөрәк, күкрәк, бил кирәк.

Сине сагынып бүген җырлар җырлый

Яшел армиясе талларның.

Синең хактин, Семён Денисович,

Киләчәге бар бит аларның...

* Игнатьев С.Д. (1904-1983) – СССР Иминлек саклау эшләре министры (1951-1953), КПССның Башкортстан (1953-1957), Татарстан Өлкә Комитеты Беренче Секретаре (1957-1960).

 

"КУ" 01, 2017

Фото: pixabay

Теги: шигырь проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев