Логотип Казан Утлары
Шигърият

Шигъри фикерләр

Асфальтны тишеп чыккан чәчәкләр: «Кайчандыр монда да болыннар иде...»

Моң

Асфальтны тишеп чыккан чәчәкләр:

«Кайчандыр монда да болыннар иде...»

 

Истәлек

Кичке порт-шәhәрләрнең матурлыгы

яшьлек хатларыма бизәк булып төште...

 

Кораблар

Парлы акчарлаклар күргәндә,

диңгездәге кораблар да сөю кораблары,

гаилә кораблары булып тоела...

 

Сабырлык

«Сабыр төбе – сары алтын», диләр.

Уйласаң, күпме алтын киткән бездән...

 

Күкләр хәтере

Һәр халыкта бар: матурлар hәм батырлар...

Күкләр хәтергә алып карап тора,

ә кешеләр онытырлар...

 

"КУ" 9, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев