Логотип Казан Утлары
Шигърият

Шигырь чыга

Уйлау җитә – шигырь килеп чыга, Җен чыккандай чүлмәк эченнән.

Уйлау җитә – шигырь килеп чыга,

Җен чыккандай чүлмәк эченнән.

–Үзең читләшмәсәң беркайчан да

Аерылмам, – ди ул, – мин синнән.

Синдә калды, эшем бетте диеп,

Чыккач ятмый алай сузылып.

Сайрап торыр тылсымлы кош сыман,

Әверелә матур сүз булып.

Шигырь чыга ургып, чишмә булып –

Сусаганнар кат-кат эчсенгә.

Күңел сусауларын басар өчен

Татлы йотым бит ул кешегә.

Шигырь чыга җирдән, судан, күктән.

Шигырь чыга айдан, болыттан.

Шигырь чыга урман, елгалардан,

Шигырь чыга алсу офыктан.

Шигырь чыга уйдан, хыяллардан…

Җитеп торсын, башка өстәмим.

Теләсә каян  таба ала аны

Күңеле бай булган хискә, дим.

Күңелемнең тылсымчысы булу

Килә әле, килә көчемнән.

Уйлау җитә – шигырь килеп чыга,

Җен чыккандай чүлмәк эченнән.
 

"КУ" 06,2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев