Логотип Казан Утлары
Шигърият

Шәһәр чүплегендә мәтрүшкәләр...

Шәһәр чүплегендә мәтрүшкәләр, Киптерелгән бәйләп, бер кочак...

Шәһәр чүплегендә мәтрүшкәләр,

Киптерелгән бәйләп, бер кочак...

Кемнәр җыйган, кайсы кыр-аланнан?

Юк,

Кем ташлаган аны курыкмыйча

Рәнҗешеннән гөлнең, туган җирнең?!

Хәер,

Нишләсен соң, шифа тапмагач...

 

Исен-төсен җуя бик тиз гөл дә,

Тамырыннан өзеп саклагач.

 

Кызганыйммы аны, йә үземне?

Соңга калдым... кирәк түгелдер...

Шәһәр чүплегендә мәтрүшкәләр,

Бәйләм-бәйләм...

Юк,

Йөрәк-йөрәк, күңел-күңелдер...

 

 

"КУ" 10, 2020

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев