Логотип Казан Утлары
Шигърият

Син шакыйсың хәтер тәрәзәмне

Йөзләремдә, әткәй, синең йөз чалымың...

1

Утлар йотып, дога укып табынам мин,

Газиз әткәм, син яулаган җиңүләргә.

Шуңа күрә кан-дошманга сер бирмәдем,

Бүгенгәчә өлгермәдем мин үләргә.

 

Безнең авыл биек тал астында,

Тау битендә җир җиләге пешә.

Җиләкле җәй рухи ядкарь булып

Гасырлардан гасырларга күчә.

 

Йөгерә-йөгерә җиләк җыйган чакта

Кояштан да җиләк исе килә.

Таңнар атып, кояш чыккан мәлдә

Мозаффаров көе ишетелә...

 

Ишетелә еллар аръягында

Әткәемнең чалгы кайраганы.

Кара төндәй шомлы карурманның:

– Сугыш! Сугыш! – диеп шаулаганы.

***

Әйе, Әткәй!

Синең төсле үлемсез мин.

Минем җаным – иман, вөҗдан чыганагы.

Иңнәремдә ил кичергән сабырлыкның

Гасыр гарасатларына чыдаганы.

 

Йөзләремдә, әткәй, синең йөз чалымың,

Эзләремдә Прометейның бәгырь каны.

Баш очымда җилфердәгән ал байракта –

Мөхәммәдләр, Кол Галиләр, халкым аңы.

 

Юк, юк, әткәй!

Телем бармас дөнья гамен

Ишетмәдем, аңламадым дип әйтергә.

Үлем үкенече җанны үкертсә дә,

Хәтер офыкларын кирәк киңәйтергә!

2

Мифлы чордан купкан утлы өермәдәй

Зырылдата язмыш хәтер әвернәсен.

Шушы язмыш белән һаман бил алышып

Яшисең күк, әткәй, безнең дәвердә син.

 

Син шакыйсың минем хәтер тәрәзәмне,

Сәгать теле бер минутка тукталса да.

Бишегендә йоклап яткан оныгымның

Таң нурында күз-керфеге чыланса да.

 

Бераз гына соңга калып килсә дә яз,

Мәхәббәттән җиргә кимрәк иңсә дә наз,

Син үзеңне җаваплы дип хис итәсең,

Иманыңны вөҗданыңа иш итәсең.

 

Үлем үкенече җанны үкертсә дә,

Үпкә саклап булмый, әткәй, үткәннәргә.

Син батырлык антын йөкләп яуга киттең,

Гомер офыклары ачып бүтәннәргә.

3

Бүтәннәр күп!..

Алар ләкин сезнең кебек

Тереләтә утта дөрләп янмаганнар.

Монда – Донбасс, яңа ирек хуҗалары:

Украиннар, урыс, чегән, молдованнар.

 

Монда, әйе, татарлар да гомер сөрә,

Сугыш упкыннарын алга, гөлгә төрә.

Монда сиңа адым саен утлы упкын,

Бакыйлашкан табигатең белән холкың.

 

Шунда сыйлы, Сабантуйлы батырлыгың,

Үткен сүзле, зәңгәр күзле матурлыгың.

Ил явында каушап калмас тапкырлыгың,

Җир шарын йөз, мең кат урап кайтырлыгың.

 

Көл булсаң да, гөл булсаң да, әткәй, бәгърем,

Син һәрвакыт минем өчен исән! Терәк!

Берәүгә дә мин «әти» дип әйталмадым,

Башкаларның хәләл өлешенә кереп.

4

Сугыш тынгач, мин Донбасска килдем,

Биниһая урау юллар узып.

Һәм… Ниһаять, минем алда балкый

Сез көрәшеп җиңгән «алгы сызык!»

 

Шундый бөек корыч һәйкәл тора,

Чал кояшлы Чатыр тауга карап.

Ирек – илдә, юк бер ятсынучы,

Юк бер шик салучы угры-карак.

 

Узган елгы Җиңү көнне әмма

Һәйкәлләрне, әткәй, җимергәннәр.

Бәйрәм көнне шулай үз-үзенә

Сугыш ачып, әткәй, тилергәннәр.

5

Чат әрнештән койган иде бит ул һәйкәл,

Юк, юк, әткәй, хәтеремнән җуелмады.

Убасыннан кубарылган шайтан туен

Хәтерләтә анда урам җыеннары.

 

Сугыш чорын мактап, кемдер акыл сата,

Угын ата-анасына төбәп ата.

Күмер елгалары аккан лавалардан

Нәфрәт туфаннары гына хәзер калка.

 

Таныш яшьлек коесына колак салсаң,

Йөрәкләрне кабат әрнү хисе телә.

Громова, Кошевойлар өне – төптә,

Ыңгырашып елаулары ишетелә.

 

Япь-яшь гвардия өне мәллә ишетелә,

Мин дә, әти, япь-яшь кенә кызчык идем.

Ут фронты сөрде мине җир астына…

Шунлыктанмы бүген минем күзләремә

Фани дөнья бага кыяр-кыймас кына…

 

"КУ" 11, 2020

Фото: архив

Теги: шигырь шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев