Логотип Казан Утлары
Шигърият

Соңгы патриот

Беркая да китмәс ул бу илдән, Башка илне аңа тиң күреп.

Кәефсез ул бүген... Аның тагын –

Йөзе чытык, кашы җимерек...

Дөньясы – бик котсыз...

Гүя бер корт

Йөри аның җанын кимереп.

Үзенә һич урын таба алмый –

Әрле-бирле килә бүлмәдә.

Иртәгә ул, бәлки, борчылмас та...

Алай-болай бүген үлмәсә.

Йодрыкларын йомарлаган әнә –

Ул нишләргә белми... Чарасыз...

Кайчак бүлмәдән үк... Юк!.. Бу илдән...

Килә аның чыгып чабасы.

Йөренә ул шыксыз бүлмә буйлап –

Тибеп китә ауган итеген.

Әрле-бирле килә...

Таптап үтә

Идәндәге кояш китеген!

Тузан баскан тәрәзәгә килеп,

Карап тора чебен эзенә...

Шул арада, кинәт, сугып ала

Ватык көзгедәге йөзенә!

Ничәмә көн менә, ничәмә ай

Тынгы табалмый ул җанына:

Гаҗизләнеп, тыштан нидер эзләп,

Тәрәзәгә килеп сарыла!

Дивардагы иске сәгать кебек,

Вакыт калган гүя тукталып.

Әнисенең фотодагы йөзе

Карап тора аңа укталып.

Бу халәттән ничек котылырга,

Алга таба аңа нишләргә –

Танк кебек сытып, алдау-ялган

Килгән чакта синең өсләргә?

Бушбугазлар буш сүз сөйләгәндә –

Трибунадан торып, мөнбәрдән,

Ничәмә кат кайтып егылды ул

Үткәндәге шанлы көннәргә.

Беркая да китмәс ул бу илдән,

Башка илне аңа тиң күреп.

Яши бирер кендек каны тамган

Туган туфрагында тир түгеп.

...Кыйбла якка карап яткан мәлдә,

Кемдер дөбердәтте ишекне...

...Һәм ул «Бабай! Ач ишекне!» – дигән

Җанга якын тавыш ишетте.

 

"КУ" 11, 2021

Фото: unsplash

Теги: поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ләбиб Лерон — юмор белән сатираның нәрсә икәнен белә торган соңгы татар шагыйре.