Логотип Казан Утлары
Шигърият

Таң сузыла

Җәйге моңлы-җырлы таң сузыла, Үз телендә кошлар җыр сыздыра.

Җәйге моңлы-җырлы таң сузыла,
Үз телендә кошлар җыр сыздыра.
Әллә алар җыры, әллә гомер
Ялгышлары җанны сызландыра...
...Сагышлары әрнеп уйландыра.
Һәрбер таңның үзгә матур җыры,
Кабатланмый бер дә – барысы яңа.
Һәрбер кеше язмышлары үзгә,
Йөрәге дә тик үзенчә яна:
...Һәрберсендә күпме, ничә яра?!

Язмыш-тәкъдир юлыбызны сыза,
Кеше күбрәк шул юлыннан уза.
Аллаһ биргән сайлау мөмкинлеген
Файдаланмый йөрәк, тизрәк туза...
... Өй каршында кошчык җырын суза.

 

"КУ" 06, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев