Таң ярала... Авыл әтәчләре ...

Таң ярала... Авыл әтәчләре

Йолдыз чүпли күк йөзеннән,

Җир ял итә, болыннарга

Томан төшә ат тезеннән.

Ишетелми урман шавы,

Җил йоклаган җиргә ятып;
Ай да, арып, күк йөзеннән

Киткән, ахры, өйгә кайтып.

Шундый матур, тын иртәдә

Томан төшә күңелемә.

Ышанасы килә җәйнең

Ахыргысы түгеленә.
 

 

"КУ" 07, 2022

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: