Логотип Казан Утлары
Шигърият

Татарга ниләр күрәсен ...

Татарга ниләр күрәсен әйтмәс бае, түрәсе.

Татарга ниләр күрәсен

әйтмәс бае, түрәсе.

Әйтсә дә, ишетмәс милләт,

суыныр ашы-өйрәсе...

Бүгенге ил агасы –

Җиргә күктән төшмәгән,

ул, әлбәттә, җирдә туган,

тик күзләре очлы булган,
аң-акылы ушлы булган –

зирәк авыл баласы...

Ташка кадак кага белгәч,

аның да киләдер ипле

-җайлы яшәп каласы.

Тир түгеп менгән баскычтан

килмәс колак кагасы.

Кан  хәтерен җуеп булмый:

янәшә – «Зур ага»сы...
 

"КУ" 02, 2022

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев