Логотип Казан Утлары
Шигърият

Татарым

Камытың сал инде, әй татарым!

Авызың тулы кан булса да,

Дошманың алдында төкермә.

Халык мәкале

 

Авыздагы канны күрсәтмик дип,

Күп чыдадык инде, чыдадык.

Күкрәктәге кайнар ярсуыбыз

Вулкан сыман атылып чыгарлык.

 

Камытың сал инде, әй татарым,

Эшкә җигеп, җиңел акылың,

Дөнья тоткан ата-бабаларның

Саклый-саклый горур асылын.

 

Татар халкы чыгымчы ат түгел,

Очраса да кире яклары;

Булган ласа, хәтта тарихны да

Мөгезеннән тоткан чаклары.

 

Авыз тулы кан булса да, без бар!

Юк булмабыз, кемдер юк, дисә.

Хәтердә нык саклыйк, и татарым,

Без мәңгегә килдек: без – исән!

 

 

"КУ" 6, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев