Логотип Казан Утлары
Шигърият

Тел, тел дибез, милләт дибез, татар дибез…

Ишәйтәбез нишләп һаман башка кавем, Кайсы милләт вәкиле соң газиз улың?!

Тел, тел дибез, милләт дибез, татар дибез…
Купшы сүздән тыйнак гамәл артык юкса.
Үткен телле, сүздә көчле без һәммәбез.
Шулай инде: арта батыр орыш юкта.
Әллә сөю, әллә язмыш: татарларда
Түрдә кунак – урыс кияү, төрек кияү…
Гадәти хәл, калыплашкан әзер аклау:
Насыйбы шул. Һич килешми кеше сөйләү.
Бәндә кылган гамәлләрне бәяләргә
Хакыбыз юк. Тик шулай да булсын уең:
Ишәйтәбез нишләп һаман башка кавем,
Кайсы милләт вәкиле соң газиз улың?!

 

"КУ" 06, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шедеврально! Афәрин!

    • аватар Без имени

      0

      0

      ???????

      • аватар

        Регина Гумерова

        0

        0

        ??

        • аватар Без имени

          0

          0

          Бик мэгънэле сузлэр!

          • аватар Без имени

            0

            0

            Лениза умничка, так держать!