Логотип Казан Утлары
Шигърият

Терәү

Шахтамыни?.. Украина үзе Калган бүген торып терәүсез. Мин сәбәбен эзлим, серен...Шуңа Кем табала тәңгәл төгәл сүз?!

Украина. Донбасс шахталары.

Кан коела кабат бу якта.

Ник бу хәтер шулай кыска икән?

Уйга сыймый күпме уйлап та.

Донбасс, Донбасс, сәйяр татарның да

Бәгыренә төшкән җир ласа!

Бәгырькәйләр өзелеп китмимени,

«Шахта» көен берсе җырласа?!

Бәхет эзләп киткән күпме татар

Аерылган туган иленнән.

Таш баскандыр анда күпме ирне!

Ә күпмесе язган теленнән!

Күберәктер телен онытканнар!

Шундыйлары күбрәк уйлата!

Украина. Донбасс шахталары.

Кан коела кабат бу якта.

Кан коела. Мин сәбәбен эзлим.

Сәбәбе бер: сәбәп – терәүдә!

Терәү тузса, шахта җимерелә,

Исән кала алмый берәү дә!

Шахтамыни?.. Украина үзе

Калган бүген торып терәүсез.

Мин сәбәбен эзлим, серен... Шуңа

Кем табала тәңгәл төгәл сүз?!

Күңелемә килә шахта баскан,

Телен җуйган мәхлук татарым.

Украина, монда сугыш бара...

Канга баткан Донбасс яклары...

 

"КУ" 01, 2017

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев