Логотип Казан Утлары
Шигърият

Тибәрделәр мине...

Дога кылдым: «Раббым, ярлыка!» – дип, һәм куәтлә, диеп, иманын.

Тибәрделәр мине...

Башта – яулык, кулда – «Һәфтияк».

Заманага әгәр ярыйм дисәң,

кыска итәк, тузган чәч кирәк.

Тибәрделәр мине... Атлаганда

мәдрәсәгә илткән юллардан.
Юлаучылар юкса мәхрүммени

хак юлда ул дигән уйлардан?!

Тибәрделәр мине... Укыганда,

кабат-кабат «Ихлас» сүрәсен.

Замананың шайтани көйләре

кадерлерәк күпкә, күрәсең!

Тибәрделәр мине... Мин

аларны кичердем һәм гафу сорадым.

Дога кылдым: «Раббым, ярлыка!» – дип,

һәм куәтлә, диеп, иманын.
 

 

"КУ" 03, 2022

Фото: pixabay

Теги: поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев