Логотип Казан Утлары
Шигърият

Үткән көннәр

Яшьлек эзем калган урамнарны Иңләп йөрим хәзер берүзем.

Әй, кая ул көн ки бездә –

Шәп торулар бар иде...

Дәрдемәнд

 

Кайда калды, әй ул үткән көннәр?

Яшьлекнеңме аргы ярында?

Әй ул көннәр, һаман атлар кебек,

Утлап йөри хәтер кырымда.

 

Һәрбер чаттан бага, әй ул көннәр –

Телгәләнә күңел, ярсына. –

Көтмәгәндә, таныш сукбай эттәй

Килеп чыга минем каршыма.

Көтмәгәндә... тәүге сөю сыман

Төшләремә килеп керә лә...

Хәтеремдә, гүя тәмам арган,

Соңгы әйләнешен көтеп алган

Казан трамваедай сөйрәлә

 

....Уч төбендә кебек иде Казан,

Һәрнәрсә дә таныш, үз иде.

Сөембикә манарасы да бит

Кыз чагыдай гүя төз иде.

 

Чынга ашмас бәллүр хыялларны

Йолдызлардан йөрдекме эзләп?..

Безнең шашып, ихлас көлүләрдән

Күк гөмбәзе торды күк зеңләп.

 

Кабан күле генә түгел, монда

Һәрбер чатның сере бар иде.

Күпме генә иңләп-буйласак та,

Казан урамнары тар иде.

 

Тар иде шул безгә бар нәрсә дә,

Тарлык-татарлыктан качарга

Җитмәде көч, барыбер, теләгәнчә

Күк гөмбәзен киереп ачарга.

 

Дошманнарның эргәсенә кайчак

Күмгән чаклар булды «мина» да.

Урамнарда таңнар аттырсак та,

Куркытмады безне ул чак хәтта

Вәхши Казан феномены да.

 

Һай, гомерләр....

       Үтте китте бар да...

Маңгайларга салып үз эзен.

Яшьлек эзем калган урамнарны

Иңләп йөрим хәзер берүзем.

 

Әй, кайда сез, кайда, дус-ишләрем?

Гыйсъян Рөстәм, трибун Леналар?1

Диварларга эленеп калды бары

Сез уйнаган мандолиналар.

 

Ияләнә бара бугай күңел

«Әлвидагъ»лар, «Сау бул!», «Хуш!»ларга.

Якыная бара... хатирәләр,

Ерагая... якын дуслар да...

1 Шагыйрьләр Рөстәм Сүлти һәм Лена Шагыйрьҗан күздә тотыла.

 

 

"КУ" 12, 2017

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев