Логотип Казан Утлары
Шигърият

Тормыш тавы

Тормыш тавы үтә биек, Үтә текә кайвакыт. Тәгәрәп төшүчеләр күп, Менгән чакта, чайпалып.

Тормыш тавы үтә биек,

Үтә текә кайвакыт.

Тәгәрәп төшүчеләр күп,

Менгән чакта, чайпалып.

Тормыш тавы карлы да ул.

Ишелергә мөмкин кар.

Барын тыныч кабул итә

Мөселманнар-мөэминнәр.

Тау итәген хуп күрүче,

Менми ятучылар бар.

Өскә менеп баручыны

Астан тартучылар бар.
Өскә менеп җиткәннәрнең

Башлары әйләнүчән,

Менмәк булып тырышканга

Һәрьяклап бәйләнүчән.

Тормыш тавы катлы-катлы –

Менгән саен зурая.

Арка бөкрәйсә дә, рухың –

Йөрәк кылың турая.

Тормыш тавы – көрәш кыры,

Гадәттә, үзең белән...

Тауның үлчәмен, асылда,

Һәр кеше үзе белә.
 

"КУ" 08, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев