Логотип Казан Утлары
Шигърият

Төшенкелек биләп ала кайчак...

Чорлар арты чорлар алышына, Гел үзгәреп тора замана... Аңлый алмыйм: иксез-чиксез илдә Кешегә җир җитми һаман да!

Төшенкелек биләп ала кайчак –
Бигрәк кыен булган мәлләр бар.
Аңлый алмый торган әйберләр күп,
Аңлап булмый торган хәлләр бар.
Чорлар арты чорлар алышына,
Гел үзгәреп тора замана...
Аңлый алмыйм: иксез-чиксез илдә
Кешегә җир җитми һаман да!
Бу дөньяда, әгәр уйлап баксаң,
Җиргә бәйле кебек һәр нәрсә...
Ике арадагы ызан өчен
Күрше белән күрше әрләшә!
Чир китә ул, гадәт китми, диләр.
Миңа калса, килгән чир китми.
Берсен-берсе бугазларга әзер –
Бәндәләргә һаман җир җитми!
Ирләр генә түгел, җир дәгъвалап,
Илләр белән илләр сугыша.
Киеренке халәт: кайсы җиңәр? –
Кысылыплар куя сулышлар.
Илдә-көндә бетмәс көрәш бара –
Җирләр яна, таулар ишелә...
...Югыйсә бит, ахыр чиктә, бары
Өч аршын җир җитә кешегә.

 

 

"КУ" 02, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев