Логотип Казан Утлары
Шигърият

Туган телем кебек

Ушларымны җыя алмый торам, Туган телем кебек хәлләрем...

Калкынмакчы булам – көчем җитми.

Башка суккан саен егылам.

Бу дөньяның кеме дәшә дисәм,

Туган телем икән: «Тор, олан!»

Атлап китмәк булам – сукмак тайгак,

Аякларда җегәр калмаган.

Мин көрәшче булып туган идем,

Җиңелгәнмен бу таш каладан.

Монда ятим телем Тукай сыман

Нидер әйтер өчен тырмаша.

Бер могҗиза бирер сыман

Раббым Киләчәктән – безгә чор аша.

Учак ялкыннары төшә кебек,

Тояк очкыннары көнемә...

Туган телем һаман кисәтә күк:

«Җебемәче, берүк, эремә!

Син егылма, олан!» – Газиз аһәң...

Бик белсәм дә кемнәр жәлләрен,

Ушларымны җыя алмый торам,

Туган телем кебек хәлләрем...

 

"КУ" 06,2023

Фото: unsplash
 

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев