Логотип Казан Утлары
Шигърият

Тыйнаклык

Алтын-көмештән дә кыйммәт Тыйнаклык бик кирәк.

 

Сызгырып ук куя Борын

Күзгә ачу тотып.

Күзлек миңа кирәкми, ди,

Ташлыйм хәзер сытып.

 

Борыныма бер йөк булып,

Тик атланып йөри,

Матурлыгымны томалый,

Күләгәгә сөйри.

 

Хәзер ни кылырга инде

Нәүмизләнгән башка?

Борын җиңде: төшерде ул

Күзлекне бер ташка.

 

Бәла арты бәла йөри –

Аяклар абынды.

...Борын төбендә кызарып,

«Фонарь» да кабынды.

 

Бу хәлнең бер сабагы бар,

Ул күпләргә гыйбрәт:

Алтын-көмештән дә кыйммәт

Тыйнаклык бик кирәк.

 

"КУ" 6, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигърият мәсәл

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев