Логотип Казан Утлары
Шигърият

Уңда – диңгез, сулда – таулар...

Диңгез тыныч. Бәргәләнә Моң канатлы уйларым...

Уңда – диңгез, сулда – таулар,

Ә каршыда – кыя-таш,

Каурый болытларны этеп,

Чәчләрдән сыйпый кояш.

Шаулатып искән җилләрне

Ташларга бәйли кыя.

Диңгез тыныч. Табигать тә

Язны тамгалап куя...

Андалусия җире бу,

Урта диңгез буйлары...

Диңгез тыныч. Бәргәләнә

Моң канатлы уйларым...

 

"КУ"03, 2020

Фото: unsplash

Теги: поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев