Логотип Казан Утлары
Шигърият

Утлар-сулар кичеп

Әти-әни, туган җирем, туган телем – Аллаһыдан бирелгән зур бүләкләрем.

«Туган җирне сайламыйлар

 Ул – синеке...»

 

Әти-әни, туган җирне, туган телне

Сайламыйлар: Аллаһыдан бирелгән ул.

Йөрәкләргә сеңгән сүзләр алышынмый,

Алышынмый, күңелләргә үрелгән ул.

Әти-әни, туган җирем, туган телем –

Аллаһыдан бирелгән зур бүләкләрем.

 

Туган туфрак, урман-суы, яланнары...

Иң беренче сулыш алган һавам бит ул.

Яланаяк тәпи баскан туфрак-җирем,

Ни булса да, йөрәгемдә ярам бит ул.

Әти-әни, туган җирем, туган телем –

Аллаһыдан бирелгән зур бүләкләрем.

 

Чәнчеп алган усал, кырыс кычытканым,

Алабутам, әрсез булсын, җанда бит ул.

Купшы үлән, гүзәл чәчәк кирәк түгел,

Җанга якын ромашкалар монда бит ул.

Әти-әни, туган җирем, туган телем –

Аллаһыдан бирелгән зур бүләкләрем.

 

Туган җирем, туган телем, һәм милләтем,

Туган халкым, йөрәгемдә ут-ялкын ул.

Ата-бабам каны тамган җиребезгә

Береккәнмен җаным белән, үз халкым ул.

Әти-әни, туган җирем, туган телем –

Аллаһыдан бирелгән зур бүләкләрем.

 

Данлы, шанлы тарихы бар халкыбызның,

Утлар-сулар кичкән милләт, чыныккан ул.

Каксалар да, суксалар да, торып басар,

Җил-давылдан исән калыр – корычтан ул!

Әти-әни, туган җирем, туган телем –

Аллаһыдан бирелгән зур бүләкләрем.

 

"КУ" 8, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев