Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ватансызлык

Ватансызлык ни, дисезме? Илең өчен оялу.

Ватансызлык ни, дисезме? Илең өчен оялу.

Хакимлекнең нәҗесенә җаның-тәнең буялу.

Ватансызлык ни, дисезме? Туктаусыз ялган ашау.

Карачкыга ярамасны – уйнапмы? – Балбал ясау.
Ватансызлык ни, дисезме? Коллыгыңны аңламау.

Зур мәртәбә: җаен табып, үз илеңне алдалау.

Ватансызлык ни, дисезме? Гамьсезлеккә табыну.

Өметсез ил кочагында тәмуг булып кабыну.

Ватансызлык ни, дисезме? Гаделсезлеккә түзмәү.

Килмешәк булып, чарасыз чит җирдән Ватан эзләү.

Ватансызлык ни, дисезме? Үксезлегеңнән үксү.

Туган җиреңдә яшәп тә, үз Ватаныңны җирсү.

Ватансызлык ни, дисезме? Тарихларда югалу.

«Яңа чор!..» – дип өметләнсәк, дежа вю да дежа вю.
 

 

"КУ" 01, 2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев