Логотип Казан Утлары
Шигърият

Әй, анда, нинди шәүлә?

Әй, анда, нинди  шәүлә? Әйт, белсәң: хикмәт нидә?

Әй, анда, нинди  шәүлә?

Әйт, белсәң: хикмәт нидә?

Җир тетрәткән  яугирләрнең

Токымнары кайда ул?

Хөр мәмләкәт юкка чыккан!
Ни җимерде? Ни давыл?

Ни усал афәт актарган

Җирнең  тимер-ташларын?

Бөркетләре һәлак булган,

Сибелгән юашлары...
 

Редакциядән: Бу айда каләмдәшебез үзенең юбилеен билгеләп үтә. Аңа исәнлек-саулык, иҗат уңышлары телибез.
 

"КУ" 02,2022

Фото: pixabay

Теги: поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев