Логотип Казан Утлары
Шигърият

Җәй тәме ул – җиләк

Минем өчен җәй тәме ул – җиләк, Туган якта үсә торганы!

Минем өчен җәй тәме ул – җиләк,
Туган якта үсә торганы!
«Балакаем кайтыр әле» диеп,
Кызарыплар пешеп куйганы.
Минем өчен җәй яме ул – җиләк,
Саф һавасы туган ягымның!
Җиләк вакытлары җитү белән,
Ничек түзим канат кагынмый?!
Минем өчен җәй төсе ул – җиләк,
Ел да килә шуны күрәсе.
Һәр җәемнең җиләкләрен җыеп,
Такыялар итеп үрәсе!
Минем өчен җәй җыры ул – җиләк,
Сайрар кошлар отып алганы,
Җиләк җыйган чакта җанны назлап,
Күңелемә кереп калганы.
Минем өчен җәй исе ул – җиләк,
Аңа җитәр исләр юктыр шул.
Тәмләп, сулап, җыеп кала торган
Ел буена җитәр көч бит ул!

 

"КУ" 05, 2023

Фото: pixabay

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев