Логотип Казан Утлары
Шигърият

Яралтылыш (дәвамы)

Йөри хәбәр: Чиксез Галәм ноктадай кысылачак...

(Поэманы башыннан МОНДА басып укыгыз)

Дүртенче баб

 

Без, Җирнең кыз-уллары,

Масаябыз, әлбәттә:

Бездә генә вакансия –

Киләчәккә – җәннәткә!

 

Җир баласы белдеген

Уйламый әйткән сүзе:

«Җир – дөньяның кендеге!

Аллаһ шулай яралткан» –

Бәндә кадалган күзен

Күтәрми тагарактан...

 

Лирик тайпылыш

Галәмдә бер Нокта –

Җир шары...

Без – бары

 

Ноктаның тузаны...

Аллаһның

рәхмәте төшкере:

Без – Кеше,

Без – җанлы,

без – тере-

Галәмнең

ачылмас бер сере!

***

 

Җаным – әсир,

Тәнем – фани...

Ни кыла алам, Ходам?!

Ыргыла, киңәя Галәм –

тилмереп карап торам...

 

Ниләр булган, ниләр бара,

ниләр алда булачак?..

Йөри хәбәр:

Чиксез Галәм ноктадай кысылачак...

(Дәвамы бар)

 

"КУ"  01, 2020

Фото: pixabay

Теги: поэма

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев