Логотип Казан Утлары
Шигърият

Яралтылыш (дәвамы)

Кешелек тудырган җырга Миллиард йөрәк тоташа. Мәңгелеккә оч, поэмам, Вакыт-галәмнәр аша!

Җиденче баб

«Болыт» тузанчыкларын

Мөмкин түгел фаразлау –

Әллә фотон-кисәкчекләр,

Әллә микродулкыннар.

Шундый сыйфат-кыяфәт

Күрә физик-акыллар...

Бу тынгысыз физиклар

Атомга тирән керә,

Ләкин Аллаһтан узып,

Төшә алмый төбенә...

 

Аллаһ кодрәтен тану –

Хакыйкать табу – хаклык.

Моннан гайре юл табу –

Зур югалту – ахмаклык.

 

Йомгаклау

Миллион еллар әүвәл туган

Мәңгелек поэманы

Вакыт-вакыт язган-сызган

Меңләп шагыйрьләр аны.

Сулар аккан, җилләр искән,

Су сугарган, җил алган.

Мәңгелек дастан-поэма

Мең туган, мең югалган...

Шулай булган, шулай булыр –

Шәбәер ул, өстәлер.

Гамәлгә куәт бирүче

Югарыда – өстәдер...

Аллаһтан иңә вәхиләр –

Гүяки яңгыр ява:

Фикер ташкыны сыярлык

Кайларда савыт-саба?

Мең иләкләрдә иләнеп

Алтындай бөртек кала...

Кешелек тудырган җырга

Миллиард йөрәк тоташа.

Мәңгелеккә оч, поэмам,

Вакыт-галәмнәр аша!

 

"КУ" 01, 2020

Фото: pixabay

Теги: поэма

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев