Логотип Казан Утлары
Шигърият

Яшәү чыгы...

Күңелемдә сайрый әле Сыерчыгы!

Яшәү чыгы
Яшьлек үтте...
Саулык мүкте...
Тезләр чүкте...
Үбәм инде ирексездән,
Күксел мүкне.
Көтсәм дә мин язмышымнан
Артык күпне,
Күрдемме соң, башны чөеп,
Зәңгәр күкне?...
Бу дөньяда яшиселәр
Калгандырмы?
Уем – хакыйкатьтерме,
Ялгандырмы?
Туар көннәр тамырына
Ялганырмы?
Ялганырга өлгерми дә
Таланырмы?
Фаразлый да алулардан
Мәхрүмменме?
Туу белән үтерелгән
Мәрхүмменме?
Юк ла, юк ла, күзләремдә –
Яшәү чыгы!
Күңелемдә сайрый әле
Сыерчыгы!

 

"КУ" 06, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев