Логотип Казан Утлары
Шигърият

Яшьлеккә дәшү

Исәнмесез, саулармы? Җанда янар таулармы?

Шундый сүз эзлим, табылса – мәңгегә калдырырлык!

Мин яшьлектән яшен эзлим – коллыкны яндырырлык!  

Исәнмесез, саулармы? Җанда янар таулармы?

Безнең йөрәк ярсуларын сезнең йөрәк аңлармы?

Әйтеп карагыз, дисезме – йөрәкнең ни дигәнен?

Аңлатырга тырышыйммы нидән аның көйгәнен?

Һәрчак югалтканын эзли, тапмыйча тынмый кеше.

Инде ул бишенче гасыр милли дәүләтсез өши.

Югалтулар шулкадәр зур – төшмәс өчен төпләргә,

Канат куярга мәҗбүр без мәңге очмас күпләргә...

Данны түгел, җан сакларга түгелә, аһ, көчебез...

Яшәми бакыйга күчә шулай күпме кешебез...

Тарихның сират күперен кичү чоры татарның.

Кирәк икән, шул күпергә басма булып ятармын!

Нык булса минем үзәгем, милләт басып атласын.

Тик туар таңнары гына үздәүләтсез атмасын!

Үз илендә, үз җирендә сөйләшсен үз телендә.

Рухи афәт болай яшәү ата-баба көлендә...

Минем җанда бабайлардан кабынган ялкын үрли.

Аһ, тик мин дә китеп барам үз дәүләтемне күрми...

Алыгыз, сез, шул ялкынны! – Алыгыз җаным белән!

Шагыйрь җиргә шул ялкынны тик күчерергә килгән.
 

 

"КУ" 01, 2022

Фото:pixabay

Теги: поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев