Логотип Казан Утлары
Шигърият

Яз көтү

Яз килә шул... Язылыр күк күңел, Катлам-катлам боз астыннан чыкса. Бу бозларга кыш гаепле түгел, Җанны-тәнне заман-котып кыса...

Яз килә бит! Языламы шигырь?

Илһам әле ташлап китмәдеме?

«Хәлең ничек?» диюләре инде,

«Иҗат-газап башыңа җитмәдеме?»

 

Яз килә шул... Язылыр күк күңел,

Катлам-катлам боз астыннан чыкса.

Бу бозларга кыш гаепле түгел,

Җанны-тәнне заман-котып кыса...

 

Яз килә бит! Язылыр күк йөрәк,

Гөрләвектәй уйнап акса, их, кан!

Һәм... язылыр шигырь, аһ итәрлек.

Күптән мине ташлап киткән илһам...

 

 

 

"КУ" 10, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев