Логотип Казан Утлары
Шигърият

Һәйкәл кирәк!

Бик борынгы мәркәзебез Казанда Туган телгә кирәк һәйкәл салырга!

Баемады империя кояшы,

Түрендә бит тагын иблис оясы.

Тотынды ул «китекләр»ен ямарга...

Туган телгә тели балта чабарга!

Көрәш бара... Кирәк безгә көрәштә

Аягүрә баскан килеш калырга.

Бик борынгы мәркәзебез Казанда

Туган телгә кирәк һәйкәл салырга!
 

 

"КУ" 08,2022

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев