Логотип Казан Утлары
Шигърият

Йорт башы – гаилә ташы...

Йорт башы – гаилә ташы. Җанашы – йөзек кашы.

Йорт башы – гаилә ташы.

Җанашы – йөзек кашы.

Шифалы – инешләре.

Өлгерә җимешләре...
Нәфесе – гади, тыйнак.

Фанилык итә кунак…

– Инде Аллам сакласын!  

Уңышны боз сукмасын!

«Тел бетә!», «Милләт бетә!» – дип,

көчәнеп зык чыкмасын!

Ни бирә татарчасы?

Ничә адым барасы?

Инглизчә белсен бала,

килсә яшәп каласы...
Суыр татар токмачын,

Чөмер Лаеш шулпасын,

Сыпыр солы боткасын –

корсак зарың туктасын!

Кысып тот та тоткасын,

Тип – чәнчелсен  дөньясы!

Сугыш кына чыкмасын!
 

 

"КУ" 02,2022

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев