Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ышаналмыйм...

Аның җаны бит күптәннән инде Халык җаны белән тоташкан.

Халык шагыйре Зөлфәт истәлегенә

Шагыйрь үлгән, диләр, аваз бирде

Бөтен җиһан, күкләр, җир шары.

Ничек түзик, ничек оныта алыйк

Газизләрдән газиз бу җанны?

Чарасыздан үксеп, үрсәләнеп

Акты гына яшем тоташтан.

Аның җаны бит күптәннән инде

Халык җаны белән тоташкан.

Шагыйрь үлгән, диләр, дөрес түгел,

Һич ышанмый, кабул итми аңым.

Аваз бирде күкләр, бөтен җиһан...

Ничек алып булсын Халык җанын.

 

"КУ" 08, 2017

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев