Логотип Казан Утлары
Шигърият

Әйт, телем...

«Син безгә нигә, әйт әле?!» диючеләргә җавап: Телең барында телеңне кадерлә, кардәш, ярат. 

«Син безгә нигә, әйт әле?» диючеләргә җавап,

Әйт шуларга, туган телем, сорамасыннар кабат.

Әйт шуларга, тыйнакланма, тыелып беттең инде,

Кеше көен көйли-көйли кыелып беттең инде.

Әйт, телем, шартлатып сөйлә, йоклаганнар сискәнсен.

Алай иртә күммәсеннәр, гайрәтең бар, исән син.

Син сәүдәләр йөрткән тел бит, тарих, ярлыклар язган.

Теленнән ваз кичүчегә надан дигән сүз таман.

Син догалар кылучы тел – Аллаһны зурлаган тел.

Син, яуларда җиңү яулап, тынычлык сораган тел.

Башларын чайкап утырсын телсезләр, томаналар.

Телләрен җуйган халыклар бер заман югалалар.
Бер заман югалалар шул, ә югалгач, табылмас.

Менә инде ул чакларда тешләргә тел дә булмас.

Шул тел белән үз ипиен табып, баеп беткәчтен,

«Нигә миңа бу тел» диеп, оран салып йөргәчтен,

Ана телен ят иткәннәр ят итмәсме анасын?

Мин шикләнәм, бик шикләнәм, Раббым үзе сакласын.

«Син безгә нигә, әйт әле?!» диючеләргә җавап:

Телең барында телеңне кадерлә, кардәш, ярат. 

 

"КУ" 10, 2021

Фото: архив

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев