Логотип Казан Утлары
Шигърият

Жырлый беләсеңме?

Мин тавышсыз җырлыйм... Эчтән генә... Искә алам канлы сугышны... Бер үпкәгә шунысы да җитә... Мина кисте җырлык сулышны...

Сораулар күп бирдем, Мостай ага...
Җавапларың җанга ялганды...
«Җырлый беләсеңме?» – дигәнен мин
ни өчендер бирми калганмын.

Тавышың бит җырчыныкы синең –
югары бас, түбән баритон...
– Тавышымда күп нәрсә бар иде,
җитми иде аңа бары тын.
Сөйләшергә, мәзәк-анекдотка,
тост әйтергә, доклад укырга,
шөкер, җитә әле... Күпкә китсә,
тын кысыла, тавыш утыра...
Мин тавышсыз җырлыйм... Эчтән генә...
Искә алам канлы сугышны...
Бер үпкәгә шунысы да җитә...
Мина кисте җырлык сулышны...

 

"КУ" 05, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев