Логотип Казан Утлары
Түгәрәк өстәл

ТУКАЙ ГАСЫРЫ ДӘВАМ ИТӘ...

Татар милләте өчен Тукай шундый шагыйрь: аңа күкләр тарафыннан мөкатдәс вазифа йөкләнгән; язган китаплары да гадәти түгел, чөнки алар халыкның рухи кыйбласын дөресләп торыр дәреслеккә әверелгән.

Татар милләте өчен Тукай шундый шагыйрь: аңа күкләр тарафыннан мөкатдәс вазифа йөкләнгән; язган китаплары да гадәти түгел, чөнки алар халыкның рухи кыйбласын дөресләп торыр дәреслеккә әверелгән. Бу җәһәттән Габдулла Тукай татарның пәйгамбәргә тиң шагыйре, бердәнбер халык шагыйре булып күзаллана.

Яраткан шагыйребезнең 130 еллыгын каршылаган көннәрдә «Казан утлары» журналы редакциясендә «түгәрәк өстәл» узды. Анда ТР ФАнең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Язма һәм музыкаль мирас үзәгенең баш фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Зөфәр Рәмиев, филология фәннәре докторы Рәмил Исламов, Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Зиннур Мансуров, Казан (Идел буе) федераль университеты доценты, тарих фәннәре кандидаты Җәүдәт Миңнуллин, Казан (Идел буе) федераль университеты доценты, филология фәннәре кандидаты Таһир Гыйләҗев, Г.Тукай әдәби музее мөдире, филология фәннәре кандидаты Гүзәл Төхфәтова, ТР ФАнең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Язма һәм музыкаль мирас үзәгенең кече фәнни хезмәткәре Алия Мөбарәкшина катнашты. Әңгәмәне филология фәннәре кандидаты, баш мөхәррир урынбасары Рамил Ханнанов алып бара.

Рамил Ханнанов:

– Тукай һәм татар әдәбияты, Тукай һәм татар сәнгате, Тукай һәм татар милләте, теле, язмышы, әхлагы... Бу чылбырны чиксез дәвам итеп булыр иде. Әйе, без — Тукайлы халык. Олуг шагыйребез һәр татар җанлы милләттәшебезнең күңелендә үзенчәлекле урын тота. Һәрберебезнең үз Тукае бар. Төрле чорларда яшәгән инсаннар өчен бигрәк тә... Шул нисбәттән, аның тормыш юлы, иҗаты һәм эшчәнлегенә бәйле хезмәтләр дә төрле-төрле, әсәрләренә бәйле шәрехләүләр дә аерыла. Тукайның әсәрләре тупланган томлыклар да, иҗаты буенча фәнни җыентыклар да шактый дөнья күрде, гомере сәгатьләп-минутлап шәрехләнде кебек, энциклопедия дә әзерләнеп бетте. Шулай да шагыйрьне өйрәнеп бетердек, тулаем халыкка кайтардык дип әйтә алабызмы?

Зөфәр Рәмиев:

– Баштан ук шуны искәртергә кирәктер, бөек шәхесләрнең иҗади мирасын өйрәнү, сәнгати фикерләү дәрәҗәсен ачу — бик дәвамлы процесс ул. Бу иҗатчыны тудырган милләт тулы көченә яши икән, аны аңлау һәм аңлату зарурияте һәрчак туып торачак. Ни генә булмасын, һәр яңа буын үткәннән мирас булып килгән рухи кыйммәтләрне, билгеле инде, үзенчә күзаллый, үзенчә интерпретацияли. Бу инде галим-голәмәнең ярдәменнән башка мөмкин дә түгел. Бөек Тукаебыз иҗаты белән дә шул ук хәл күзәтелә. Гәрчә бакый дөньяга күчүенә бер гасырлык гомер сулары аккан, Җ.Вәлиди, Г.Ибраһимов, Ф.Бурнаш, Г.Халит, И.Нуруллин һ.б. күренекле әдәбиятчыларыбыз аның турында бүген дә тарихи әһәмиятен югалтмаган фикерләрен әйтеп калдырсалар да, Тукайны өйрәнү, шөкер, татар әдәбият белеменең бик мөһим тармагы буларак яшәвен дәвам итә. Әсәрләре әледән-әле басылып тора, монографияләр языла, диссертацияләр яклана, аңа багышланган фәнни конференцияләр уздырыла, әсәрләре башка телләргә тәрҗемә ителә. Тукайның 130 еллыгына да татар әдәбиятчылары буш кул белән килмәде. Бу урында исә моның шулай икәнлегенә зур дәлил сыйфатында әһәмиятле ике факторны гына булса да атап үтәргә тиешбездер.

Беренчесе — текстологик эш. Клячкин хастаханәсенә кереп ятар алдыннан гына: «Килер бер заман, һәр язучының үзен, сүзен вә шәхси тормышын энәсеннән җебенә кадәр өйрәнеп чыгарлар әле», — дип язган шагыйрь әсәрләренең тулылыкка дәгъва итәрдәй басмалары алты тапкыр басылып чыкты. Аларның һәрберсе үз заманында Тукай мирасын халыкка кайтаруда җитди адым дип бәяләнде. Хәтта өч китаптан торган басманың (1929-1931) 1нче томы «Академик нәшер» дип, 1943 һәм 1948 елларда басылган ике томлык «Академик басма» дип аталган иде. Әмма бу ике басманың берсе дә, чынлыкта, әлеге исемне тулысынча акларлык дәрәҗәдә башкарылмаган иде. Шул сәбәпле, матбугатта, әдәби җәмәгатьчелектә Тукайның академик нәшер таләпләрен тулысынча канәгатьләндерерлек басмасын булдыру (төзеп чыгару) вакыты җиткәнлеге әйтелә килде. Ниһаять, 2010 елда Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты җитәкчелеге бу эшне зарурият санап, текстология бүлегенең фәнни-тикшеренү планнарына кичектергесез эш сыйфатында кертә алды (гәрчә бу вакытта бүлек хезмәткәрләре Г.Исхакый әсәрләренең 15 томлы басмасын хәзерләү белән мәшгуль булсалар да). Алты томлы итеп күзалланган «Габдулла Тукай. Әсәрләр. Академик басма»сының 1нче һәм 2нче томнары 2011 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыкты, 2015 елда 3нче һәм 4нче, быел исә соңгы — 5нче һәм 6нчы томнары нәшер ителде. Форсаттан файдаланып, алты томлы бу Академик басманы хасил итүгә З.Мөхәммәтшин, Р.Кадыйров, З.Шәйхелисламов, Г.Хөснетдинова, Э.Галимҗанова, Ф.Фәйзуллина, Г.Ханнановаларның күп көч куюларын әйтергә телим. Фәнни редактор вазифасын үтәүче кеше буларак шуны әйтә алам: әлеге томнар Академик басма таләпләренә тулысынча җавап бирә. Анда Тукайның моңарчы билгеле бөтен әсәрләре авторның ирек-ихтыярына хилафлык китермичә басыла, ул төзегән җыентыклар да читтә калмый, барлык текстларга да объектив (идеологиягә буйсындырмыйча), җентекле шәрехләр (аңлатма һәм искәрмәләр, ягъни комментарийлар) бирелә. Бу эш татар әдәбияты текстологиясендә тупланып килгән тәҗрибәгә таянып башкарылды. Билгеле, басма Тукайны өйрәнүнең бүгенге дәрәҗәсен чагылдырырга тиеш иде, минемчә, шәт, ул шулай бәяләнер дә...

Тукайның 130 еллыгын Институт коллективы тагын бер зур хезмәт белән каршылый: бу — күпләгән татар әдәбияты һәм сәнгате белгечләренең уртак тырышлыгы белән төзелгән Габдулла Тукай энциклопедиясе. Яшерен-батырын түгел, аны төзүгә узган гасыр ахырында ук керешелгән иде. Төрле-төрле сәбәпләр аркасында бик авыр барды бу эш. Нил Юзиев башлап җибәргән әлеге проектны гамәлгә ашыру соңгы дүрт-биш елда гына, Институт җитәкчелегенә К.Миңнуллин килгәч кенә тизләтелә алды. Шөкер, татар дөньясында беренче персональ энциклопедия нәкъ менә Тукайга багышланды. Анда Тукайның тормышы һәм иҗаты 2300 мәкалә һәм белешмәдә яктыртыла: һәр әсәре аерым-аерым алып тикшерелә, туганнары, әсәрләрен тәрҗемә итүчеләр, шагыйрь образын, иҗаты мотивларын, сюжетларын поэзиядә, прозада, драматургиядә, музыкада, рәсем һәм сынлы сәнгатьтә, театрда чагылдыручылар, истәлекле урыннар турында сүз алып барыла. Рифмалар белешмәлеге китерелә. Хезмәтне төзүгә автор һәм редактор сыйфатында катнашкан һәркемгә, шулай ук аны энциклопедия форматына китерүгә көч куйган Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты хезмәткәрләренә рәхмәт.

Зиннур Мансуров:

– Үзенә лаеклы югарылыкта торган әдәбиятыбыз фәнендә Габдулла Тукай иҗаты төрле яклап өйрәнелгән. Әмма безнең сөекле шагыйребез бөек затлар исәбенә керә, шуңа күрә аның дөньясын ачып бетерү мөмкин түгел. Ә бәһаләү кысаларына сыймас әдәби мирасның яңадан-яңа якларын тәфтишләп күрсәтүгә, кабатланмас серле хәзинәнең яшерен кыйммәтләрен бөртекләп барлауга ихтыяҗ һәрвакыт зур. Әлбәттә, мондый перспектив максатка шәхес-чор-иҗат бергәлеге ачкычында гына, яңа ысуллар кулланган чакта гына ирешеп була. Шунысы да бик мөһим: буыннар мәҗбүрилек белән алышынып тора, аларның зәвыгы да үзгәреш кичерә. Бүгенге гаммәви коммуникацияләр алгарышы заманында бөтенесен дә исәптә тоту зарур. Менә шундый чынбарлык таләпләрен үтәгән очракта гына зур әдәбиятка карата варислар аша күчеп килгән генетик хөрмәтне, аерым алганда, Габдулла Тукайның колачлап бетерә алмаслык әдәби мирасыннан бихисап сорауларга җавап эзләү омтылышын сүндермичә саклап калырга мөмкин.

Таһир Гыйләҗев:

– ХХ гасырда һәм ХХI гасыр башында Тукайны халыкка кайтаруда зур эшләр эшләнде. Әмма, минем карашымча, тынычланырга иртә әле. Рус әдәбияты классикларының фәнни биографиясен һәм әдәби мирасларын тикшерүгә йөзләгән диссертацион эзләнүләр багышланган, ә бездә Тукайга багышланганнарын санап чыгарга ун бармак җитә.

Алия Мөбарәкшина:

– Даһи Тукай иҗаты турындагы бу сорауга уңай җавап бирү хакыйкатькә туры килмәс. 2015 елда безгә Санкт- Петербург шәһәрендәге Россия Милли китапханәсендә Тукай Җаекта яшәгән елларда дөнья күргән татар һәм рус вакытлы матбугаты белән танышу мөмкинлеге туды. Шул уңайдан фәнни җитәкчем З.Рәмиев «Фикер» газетасының әлегә кадәр табылмаган саннарын эзләп карауны да максат итеп куйган иде. Әмма Россиянең иң бай бу китапханәсендә милли матбугат картотекасы тиешле дәрәҗәдә барланмаган һәм өйрәнелмәгән булып чыкты. «Фикер»нең безгә кирәкле саннары аларда булып та, табу мөмкинлеге юклыгы ачыкланды. Моны биредәге хезмәткәрләр тиешле белгечләрнең булмавы белән аңлаттылар. Милли язма мирасыбызны барлап, фәнни әйләнешкә кертү өчен, Россия күләмендә уртак проектлар эшләү зарур. Узган елда гына Татарстанда Россия Милли китапханәсе көннәре уздырылган иде. Әлеге чарада Россия һәм Татарстан милли китапханәләренең хезмәттәшлек итүе, тәҗрибә уртаклашулары турында сүзләр дә яңгырады. ХХ йөз башы татар вакытлы матбугатының Казанда булмаган саннарын табу өчен бәлки үзебездәге белгечләрне фәнни стажировкаларга җибәрү, кадрлар белән алмашу да уңай нәтиҗәсен бирер иде дип уйлыйм.

Китапханәдә эшләү барышында Тукай Җаекта яшәгән елларда дөнья күргән рус вакытлы матбугаты — «Уралец», «Уральский дневник», «Уральские войсковые ведомости», «Уральский листок» һәм Оренбург каласының «Оренбургская газета», «Оренбургский листок» газеталары белән дә таныштык. Анда шагыйрьнең 1905-1907 еллардагы байтак кына сәяси-инкыйлаби, әдәби-мәдәни хәрәкәтне тасвирлаган мәкаләләренә юлыктык. Бу басмаларда Мотыйгулла хәзрәт, К.Төхфәтуллин, Х.Гаделшин, А.Гладышев, Ә.Сираҗетдинов, В.Хәмидуллин, Р.Фәхреддинов һ.б. шәхесләрнең дә язмалары очрый. Әлеге материаллар Тукайның Җаектагы даирәсен өйрәнү өчен кыйммәтле чыганаклар булып тора. Газеталардагы материалларның байтагы үзе дә чыгышы белән Җаектан булган тарих фәннәре докторы, профессор Р.Нәфыйков хезмәтләрендә чагылыш тапты. Галим фаразлавынча, Тукай «Ш.», «К.», «К-в», «Кур-в», «Не мусульманинъ» имзалары белән «Уралец»та публицистик мәкаләләр дә бастырган. Билгеле, бу мәкаләләрдә барган вакыйгалар, күтәрелгән проблемалар «Фикер» газетасында бер көн алдан яки шул ук көнне дөнья күргән Тукай язмаларында да күтәрелә. Ләкин мәкаләләрнең күләме, сәнгатьчә эшләнеше, сюжет бирелеше төрле булуы күзгә ташлана. Рус редакциясе хезмәткәрләре Җаекта яшәүче татарларның тормышын даими яктыртып бару максатыннан, Тукай язмаларын файдаланып, хәбәр-репортажлар бастырган, дигән фикердә мин үзем. Җаек белән бәйле материалларны эзләп табу, аларны гамәлгә кертү эшен ХХI гасыр башында Р.Нәфыйковның Петербургта яшәүче туганы күренекле рәссам-график, язучы Р.Вафиев дәвам итә. Уральскидагы рус матбугаты чыганакларына таянып, 2012 елда ул Тукайның замандашы Камил Мотыйгыйның наширлек эшчәнлеге турында күләмле китап язып чыгарды. Без аның остаханәсендә булып, әлеге хезмәте турында фикер алыштык.

Замандашлары хатирәләренә күз салсак, Тукай рус-япон сугышы вакыйгасына нисбәтле русча бер шигырь язып, «Уралец» мөхәрриренә бирүе һәм мөхәррирнең шигырьне ошатып, шагыйрьгә гел шундый шигырьләр язып бирүен сораган, дигән мәгълүматлар да бар. Газетаның барлык саннары да сакланып калмаганга күрә, бу шигырьне табу мөмкин булмады. Шунысы кызганыч: Россия империясенең элгәреге башкаласы Санкт-Петербург һәм Мәскәүдәге дәүләти дәрәҗәдәге китапханәләрдә дә әлеге саннар юк. Табылмаган саннарны киләчәктә башка китапханә һәм архивлардан эзләп, алардагы язмаларны өйрәнү дә Тукай фәнен яңа мәгълүматлар белән баетыр һәм күп кенә фаразларга ачыклык кертергә мөмкинлек тудырыр иде.

Россия китапханәләрендә генә түгел, чит илләрдә дә Тукайга бәйле материаллар чәчелеп ята. Шәхсән минем үземә дә Төркиянең атаклы китапханәләрендә эзләнүләр алып барырга туры килде. ХХ йөз башы госманлы матбугатында Тукай үлеменә бәйле байтак тәгъзияләр, кайгы уртаклашулар дөнья күрә. Аларның кайберләрен бераз татарчалаштырып Оренбургтагы «Вакыт» газетасы бастырып бара. Бу ХХ йөз башы татар һәм госманлы матбугатларының үзара тыгыз мөнәсәбәттә булулары турында сөйли. Госманлы әдипләренең фикерләрен ХХ йөз башы татар галимнәре карашлары белән чагыштырма планда тикшерү дә кызыклы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Ватанында Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимов, Җ.Вәлиди кебек күренекле каләм әһелләре Тукайның гарәп, фарсы, төрек сүзләре белән чуарланган башлангыч чор шигырьләрен тәнкыйтьләгән булсалар, госманлы матбугаты аларга, киресенчә, югары бәя бирә, татар шагыйренең иң уңышлы иҗат үрнәкләре дип төрек укучысына тәкъдим итә. Ә инде аның Казанга күченгәч тә саф татарча яза башлавын тел вә өслүбтә ялгыш юлдан китү дип кабул итә.

ХХ йөзнең икенче яртысында Төркия татарлары Тукай иҗатын төрек галәменә танытуда татар мөһаҗирләре зур эш башкарды. «Төрек культуры», «Казан», «Әмәл», «Ени форум», «Кардәш әдәбиятлар», «Кардәш каләмләр», «Азәрбайҗан» һ.б. журналларда татар әдибенең иҗаты тәрҗемә ителеп кенә калмады, фәнни-тәнкыйди фикерләрен чагылдыруга да урын бирелде. Бездә тарихчы З.Ишмөхәммәтов «Сабыйга» шигырен атеистик рухтагы әсәр дип бәяләгән вакытта, Төркиядә яшәүче мөһаҗирләребез бу әсәрне «мәктәп баласының беренче догасы», дип атады. Аларның Тукайны «миллиятчелектә шовинизмнан ерак торды, мөселманлыкта фанатизм юлына басмады, халыкчылыкта радикализм юлына төшмәде», дип язулары шагыйрь иҗатына гадел бәя бирүләре иде.

Гомумән, Тукайның иҗатына багышланган язмаларны барлау һәм Тукай турындагы фәнне яңа фактлар белән баету Россиядә генә түгел, чит илләрнең китапханәләре һәм архивларында эзләнүләр алып баруны таләп итә.

Җәүдәт Миңнуллин:

– «Шагыйрьне өйрәнеп бетердек, тулаем халыкка кайтардык дип әйтә алабызмы?» дигән сорауга җавапны ерактанрак башлыйсым килә. 1981 елның июль аенда остазым, тарихчы Миркасыйм ага Госманов белән Курган өлкәсенә гарәби язулы кулъязмалар җыю максатында оештырылган археографик экспедициядә катнашырга туры килде. Өлкә территориясенә килеп җитеп, бер татар авылы янына урнашкач, Миркасыйм абый мине Курган шәһәренә, рөхсәт документлары белән эшне бетерү өчен, өлкә архив идарәсенә җибәрде. Транспорт белән шулай туры килде, мин Курганга төнге берләрдә килеп җиттем. Таңга кадәр вакыт күп, шуңа күрә вокзалда әрле-бирле йөреп торам. Шулвакыт төнге өченче яртылар тирәсендә бер читтә китап укып утыручы 40-45 яшьләрдәге кешегә күзем төште, дөресрәге аның кулындагы китап тышлыгы таныш кебек тоелды. Янына бардым, утырдым, нинди китап укыйсыз, дип сорадым. «Вот, Тукая читаю», — дигән җавап минем күңелемә сары май булып ятты. Ятмаслыктамыни, төнге өченче яртыларда вокзалда бер рус кешесе безнең сөекле шагыйребез китабын укып утырсын әле! Таныштык, ул бер зур совхозның баш агрономы икән, эш белән шәһәргә килгән, минем кебек төнгә калган. Мин үземнең Казан дәүләт университеты аспиранты, татар тарихын өйрәнүче икәнлегемне әйтеп, акрынлап сораштыра башладым. Татар язучыларыннан тагын кемне беләсез, дип соравыма ул, әлбәттә, Муса Җәлилне атады. Сүз Тукай шигырьләренә күчеп, яңа танышыма сорау арты сорау яудырдым. Мине бигрәк тә яңа танышымның Тукай әсәрләрендәге татар тормышына, тарихына гына хас кайбер фактларны, төшенчәләрне ничек аңлавы кызыксындырды. Сорашуларымнан шунысы аңлашылды: рус укучысы андый фактларның, төшенчәләрнең шактыен дөрес аңламый яисә аңлап бетерми икән. Ягъни Тукай әсәрләрен русчага тәрҗемә итү, аның шигъриятен таныту өлкәсендә эшлисе дә эшлисе икән. Бөек шагыйрь әсәрләрен русчага тәрҗемә итүдә көлке дә, кызганыч та хәлләр әлегә кадәр күзәтелә. Мәсәлән, Тукайның атаклы «Китмибез» шигырендәге шагыйрь тарафыннан русча язылган соңгы юлларны бер тәрҗемәче русчага яңадан(!) тәрҗемә иткән. Яисә «Эштән чыгарылган татар кызына» шигыренең исемен «Уволенной девушке» дип тәрҗемә итүләр дә еш очрый. Әйтерсең, Тукай завод-фабрикадан куылган кыз турында гына язган! Кыскасы, Тукайны, татар шигъриятен танытуда тәрҗемә мәсьәләләренә игътибарны бермә-бер арттырасы, бу үтә мөһим эшне оешканрак төстә алып барасы иде.

DSC_0185Гүзәл Төхфәтова:

– Әйе, Г.Тукай иҗатын киң массага, шул исәптән башка милләтләргә танытуның төрле юллары бар. Шагыйрьнең әсәрләре ХХ гасыр һәм хәзерге татар әдәбиятының нигезен тәшкил итә. Тукай иҗаты — вакытка буйсынмаган, чорлар, еллар аша үтеп, халык белән янәшә атлаган, аның кайгысын да, шатлыгын да үзенә сыйдырган бай, күпкырлы иҗат. Мәсәлән, хәзерге вакытта Г.Тукай әдәби музеенда «Без сугышта юлбарыстан көчлебез...» дип аталган күргәзмә эшли. Ул 2015 ел Россиядә Әдәбият елы дип игълан ителү һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан оештырылды. Күргәзмәнең төп максаты — Бөек Ватан сугышы елларында Г.Тукай иҗатының гади халыкка, сугышчыларга һәм иҗат әһелләренә тәэсирен күрсәтү.

Биредәге экспонатларның иң кыйммәтлеләреннән берсе — Г.Тукайның 1943 елда нәшер ителгән шигырьләр җыентыгы. Музейга басманың күргәзмәгә куелган бәһасез нөсхәсен журналист, шагыйрь Мөхәммәт Садри (1913-1999) бүләк итә. Бу китап аның белән Берлинга кадәр барып җитә. Сугыш тынып торган араларда җыентыкны йөзләгән сугышчы укый. Китапның титул һәм беренче битләрендә төрле автографлар бар. Күбесе Мөхәммәт Садри кулы белән язылган. Соңрак, 1966 елда бу китапта үзләренең автографларын дөньяда беренче хатын-кыз космонавт В.Терешкова һәм очучы-сынаучы Г.Мосолов калдыра. Кемнең генә бу китапны күрәсе килмәс?! Тукай иҗатын пропагандалауда һәр деталь, һәр гамәл мөһим.

Рамил Ханнанов:

Күптән түгел «Җыен» фонды Габдулла Тукайга багышланган истәлекләрне «Шәхесләребез» сериясендә 2 том күләмендә «Тукай — ядкярләрдә» дигән исем белән бастырып чыгарды. Тукай турында моңа кадәр дөнья күргән истәлек җыентыклары да берничә. Кызганыч, алар шул чор идеологиясе кысалары нигезендә төзелгән, бик күп истәлекләр, мәкаләләр һәм башка чыганаклар кертелми калган. Инде без Тукайның шәхесен, тормыш юлын һәм иҗтимагый-сәяси карашларын халкыбызга 100 процент дөреслеккә туры китереп ача алдыкмы? Тагын кайсы чыганаклар күләгәдә калды?

Бу бибәһа кыйммәткә ия эшне башкаручыларның берсе Җәүдәт Миңнуллин:

– Татар халык шагыйре Габдулла Тукай турында истәлекләр аның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнүдә мөһим чыганакларның берсен тәшкил итә. Аларны барлау-туплау, матбугатта бастыру һәм аерым китап итеп нәшер итү юнәлешендә максатчан эш шагыйрь вафатыннан соң башлап хәзергә кадәр дәвам иттерелә. Әмма бу җәһәттән ирешелгән казанышлар белән бергә башкарыласылары да байтак. Чөнки, мәгълүм булганча, күп кенә чыганаклар үз вакытында хаким идеология таләпләре нигезендә шактый «эшкәртелгән» рәвештә дөнья күргәннәр, ә байтагы, кызганыч ки, һаман да хәзерге укучыга билгесез булып кала килә.

«Кояш» газетасының 1913 елгы 18 апрель санында «Мәгариф» көтепханәсе тарафыннан хат-мөрәҗәгать басылып чыга. Хосусан, анда сүз «Габдулла Тукаев кем?» исемле бер мәҗмуга нәшер итеп, шуннан килгән файданы аның хакында эшләнәчәк хәер эшкә тотылачагы турында бара.

Әлеге җыентыкта Г.Тукайның тулы һәм җентекле тәрҗемәи хәле, язган әсәрләре, төрле кешеләргә күндергән хатлары, әсәрләре хакында матбугат битләрендә язылган тәнкыйть, вафаты мөнәсәбәте белән басылган мәкаләләр, тәгъзияләр, телеграммалар, рәсемнәр, аның турында язылган фикерләр, хатирәләр һәм башкалар урын алачагы белдерелә.

Әйтелгәннәргә карата берәр төрле мәгълүматы булган дусларының, иптәшләренең һәм башка затларның шул хакта хәбәр итүләре, кемгә дә булса язган хатларының асыл нөсхәләрен, әлбәттә, кире кайтарып бирү шарты белән, биреп торулары, бу хат-мөрәҗәгатьне башка газета-журналларның да күчереп басулары сорала.

Күренә ки, анда игълан ителгән программа гамәлгә ашкан булса, кулыбызда ХХ йөз башында ук тупланган гаять бай эчтәлекле истәлекләр җыентыгы булыр иде.

Бер үк вакытта, ягъни «Йолдыз» газетасының 18 апрель санында Г.Тукайның бер төркем дус-ишләре исеменнән тагын бер хаты басылып чыга. Анда шагыйрьнең тәрҗемәи хәле белән бергә аның турында хатирәләр бастырып таратырга дигән карарга килүләре, шул хакта мәгълүмат җыю өчен Габделвәли Әхмәдуллин (1870- 1921 елдан соң), Әхмәт Урманчиев (1880-1922) һәм Фуад (Мәхмүдфуад) Туктаров (1880-1938) җәнабләре тәгаен ителгәнлекләре бәян кылына, хәбәрләшү өчен тиешле адреслар күрсәтелә. Мөрәҗәгатьтә шулай ук әдипнең шигырьләре һәм чәчмә әсәрләре хакында үз кулы белән язып калдырган васыятьнамәсе булса, шуны матбугат аркылы игълан итү сорала.

Г.Тукай турында истәлекләр җыйнау турында «Идел» газетасы да үзенең 1913 елгы 29 апрель санында язып чыга.

1913-1917 елларда татар көндәлек матбугатында Г.Тукай турында якын дусларының, аның белән турыдан-туры аралашкан кешеләрнең бик күп мәкаләләре дөнья күрә. Мәсәлән, «Йолдыз», «Кояш», «Вакыт», «Ил», «Идел», «Сибирия» газеталарында, «Аң», «Ялт-йолт», «Мәктәп», «Сөембикә» журналларында истәлекләр бастырыла.

Г.Тукайның Уральскидагы мәдрәсә сабакташы, тумышы белән Гурьевкадан булган Ярулла Морадиның (?–?) «Тукаев Уральскида» (1913), нашир, журналист Камил Мотыйгыйның (1883-1941) «Мәшһүр шагыйрь Габдулла әфәнде Тукаев хакында хатирәләрем» (1914), журналист, драматург, театр тәнкыйтьчесе Кәбир Бәкернең (1885-1944) «Тукай Петербургта» (1914) дип аталган китаплары басылып чыга. Көндәлек матбугаттан күренгәнчә, Г.Тукай турында истәлекләр бастыру 1917 елдан соң да дәвам иттерелә.

Г.Тукай Петербургта вакытта аның сәламәтлеген тикшертергә университет табибын алып килгән Шакир Мөхәммәдъяров (1883-1967) 1918 елның 2 (15) апрелендә Мәскәүдә татар яшьләренең «Ташкын» исемле музыка һәм драма түгәрәге тарафыннан шагыйрьнең вафатына биш ел тулу уңаеннан үткәрелгән әдәби кичәдә «Тукай кем?» дигән доклад сөйли. Аның бу чыгышы шул ук түгәрәк нәшриятында аерым китап итеп тә бастырыла.

Г.Тукай турында истәлекләр аерым җыентык рәвешендә беренче тапкыр әдәбият галиме Сәгыйть Исәнбаев (1895-1972) тарафыннан төзелеп, «Тукай турында замандашлары: истәлекләр, мәкаләләр һәм әдәби әсәрләр җыентыгы» исеме белән 1960 елда нәшер ителә. 1976 елда профессор Ибраһим Нуруллин (1923-1995) һәм Риф Якупов (1940-2011) төзегән «Тукай турында хатирәләр» дигән җыентык дөнья күрде. Шул ук авторлар 1986 елда «Тукай турында истәлекләр» исемле икенче җыентыкны да әзерләп нәшер иттеләр.

Ләкин Г.Тукайны өйрәнүнең логик үсеше шагыйрь хакында яңа истәлекләр җыентыгы бастырып чыгару зарурлыгын алга куйды. Ул академик Миркасыйм Госманов (1934-2010) исән вакытта ук «Җыен» фондының «Шәхесләребез» сериясендә нәшер ителергә тиешле хезмәтләр исемлегенә кертелгән иде. Фонд 117 җитәкчелеге моннан биш-алты ел элек бу эшне башкару өчен безгә мөрәҗәгать итте. Һәм менә тырыш хезмәтнең бәрәкәтле нәтиҗәсе инде алдыбызда.

Томнарны төзүчеләрнең икенчесе Рәмил Исламов:

– Аллага шөкер, хезмәтебез Габдулла Тукайны өйрәнү юнәлешендә нур өстенә нур булыр. Аның аермасын аңлау өчен, әүвәл берникадәр элгәргеләре хакында әйтеп үтү урынлы булыр. С.Исәнбаев төзегән җыентыкта барлыгы 52 берәмлек истәлек һәм мәкалә, янә шагыйрь турында 3 бәет һәм Шәехзадә Бабичның (1895-1919), Мирхәйдәр Фәйзинең (1891-1928), Мәҗит Гафуриның (1880-1934), Габдулла Харисның (1893- 1931), Габдулла Сөнгатинең (1894-1917 елдан соң), Сәгыйть Сүнчәләйнең (1888-1937) 6 шигыре урын алган.

Әлеге китапта, кызганыч ки, галим зур көч куеп туплаган барлык истәлекләр дә урын алмаган. Ягъни, 20 табакка исәпләнелгән күләм нәшриятта 10 табакка калдырыла.

И.Нуруллин һәм Р.Якупов (1940-2011) төзегән «Тукай турында хатирәләр» дигән җыентыкта тупланган 33 истәлекнең 21е — элекке басмада дөнья күргәннәр. Әмма аларның кайберләре беренчел чыганактан алынган. Яңаларыннан 3се — кулъязмадан, 5се — төрле көндәлек матбугаттан, 2се «Сайланма әсәрләр»дән алынган. Я.Морадиның «Тукаев Уральскида» дигән китабының тексты да кыскартып урнаштырылган.

Шул ук авторлар 1986 елда чыгарган «Тукай турында истәлекләр» исемле икенче җыентыкка «элеккеге ике китапта урын алган истәлекләрнең барысы да дип әйтерлек кереп бетү белән бергә, вакытлы матбугат һәм архивтан алынып, дистәдән артык материал» өстәлеп, ул барлыгы 51 берәмлекне эченә ала. Аларның яңа урын алганнары: төрле матбугаттан — 10, сайланма әсәрләрдән — 2, җыентыктан — 1. Кулъязмада сакланган һәм киң катлау укучыга һаман да билгесез булып калган язмалар, нишләптер, анда кертелмәгән. Алар бит шактый гына, югыйсә.

Бу хезмәтләр үз чорында язылганга күрә, мин аларның җитешсез якларына тукталып тормастан, һичшиксез, уңай күренеш дип исәплим.

Укучылар игътибарына тәкъдим ителә торган 2 том күләмендәге «Тукай — ядкярләрдә» дигән хезмәт бу юнәлештәге бай тәҗрибәгә нигезләнеп башкарылды. Әмма биредә Г.Тукай турында туганнары, замандашлары, дуслары һәм танышлары тарафыннан язылып, һаман киң гавам укучыга билгесез калган, төрле вакытларда көндәлек матбугатта басылып чыккан истәлекләрне, мәкаләләрне мөмкин кадәр барысын да һәм тулысынча туплау максат итеп куелды. Чөнки, профессор И.Нуруллин сүзләре белән әйткәндә: «Нәтиҗәгә карап факт җыюны ташларга вакыт. Фактлар үзләре нәтиҗәгә китерсен. Фән яхшы мәгънәсендә объективлыкка, дөреслеккә корылырга тиеш». Дөрес, 1944 елда Г.Тукай турында истәлекләр туплаганда, аларның кайберләрен, чынбарлыкка туры килми дип, авторларына кире кайтару очраклары да булгалаган.

Билгеле булганча, моңа кадәр шагыйрьне хаким идеология күрсәтмәсе буенча гына өйрәнү өстенлек итте. Мәсәлән, аңардан атеист, педагог, ахыр чиктә ниндидер ревоюцион-демократ ясарга тырыштылар. Шуңа күрә, алман галиме Михаэль Фридерих образлы язганча: «Шагыйрьнең тәрҗемәи хәле һәм иҗаты һәркем үз максатында файдалану өчен «ташын» кубарып алган таш чыгару карьерын хәтерләтә».

Г.Тукайның дингә карашы турында сүзне артык озынга сузмыйча, замандашы Шәһеретдин Шәрәфнең (1877-1938) истәлегенә генә игътибарны юнәлтү белән чикләник: «Син милли шагыйрь бит, дини хисләргә дә шул дәрәҗәдә әһәмият бирәсеңме?» — дип сорагач, Тукай: «Дөньяда динсез бер милләт тә юк, бөтен милләтләр динле булганда, без генә динсез булып кала алмамыз. Халкымызда миллиятләре сакланган мөддәттә [вакытта], диннәре дә сакланачагына ышанам. Миллиятләрен яхшы саклый алуларында гына азрак шөбһәм бар. Мин һәрвакыт дин берлә миллиятнең һәр икәвесенә тигез әһәмият бирү тарафындамын», — диде.

Г.Тукай балалар өчен шигырьләр язган икән, анда укырга, белем алырга, эшкә өйрәнергә өндәүләр яңгырый икән, «Яңа кыйраәт», «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» дигән китаплар төзеп бастырган икән — бу әле ул чын мәгънәсендә педагог булган, педагогик эшчәнлек алып барган дигән сүз түгел. Әгәр без мондый аңлау белән гамәл кылсак, ХХ гасыр башындагы татар «педагогларының» санына- исәбенә чыгу мөмкин булмас иде.

Г.Тукайның ниндидер фиркаләргә мөнәсәбәте мәсьәләсенә килгәндә исә, Уральскидан ук иң якын дусты Г.Кариев ул хакта болай яза: «Тукаев шул кышны дүрт ай чамасы сул партияләргә ихлас куеп йөрде, вә шуның тәэсире илә язылган, сулрак рухта булган берничә шигыре «Тавыш» газетасында басылды.

Камил Мотыйгыйның китап магазины ябылгач, мин, китапларын алып, «Казан» нумирларында торып сатадыр идем. Табыш Габдулла әфәнде илә уртак иде. Әлбәттә, китап сатар өчен разрешение-фәләнем юк иде һәм аның кирәк икәнен дә белмидер идем. Бераз вакыт сату иткәч, разрешением булмаган өчен, палитсиә китапларымны алып китте. Үземне бер кич частьтә [полиция бүлегендә] кундырдылар. Шуннан соң Тукаев партия кешеләре берлә араны тәмам өзде, икебез дә тәүбә иттек».

Г.Тукай 1912 елның язында Петербургка баргач, ул вакытта медицина институты студенты, киләчәктә сәяси һәм җәмәгать эшлеклесе, башкорт халкының милли азатлык хәрәкәте җитәкчеләреннән берсе булачакШ.Манатовка үзенең социализмга карашларын шулай аңлата: «Шулай да сатсиализмны тормышка татбикъ [яраклаштыру, яраштыру] кылган тәкъдирдә дә инсан сәгадәттә яшәр дип инана алмыйм. Безнең өчен иң тугры вә иң файдалы юл — милли булу, урта юл илә барудыр», — диде. Бу хакта арамызда бераз сүзләр булып үткәч, шагыйрь, көлемсерәп: «Мин үзем сатсиалист түгелмен, шуның өчен дә ул мәсләктәге кешеләр хакында артык сүз сөйли алмыйм. Фәкать, һәркем үз мәсләген гүзәл аңлап, чыннан халыкка, ватанга хезмәт итсен», — диде.

Җәүдәт Миңнуллин:

– Ниһаять, биредә тагын бер четерекле мәсьәлә хакында беркадәр аңлатма бирү сорала. 1917 елга кадәр һәм аннан соң да Г.Тукай турында дөнья күргән истәлекләрдә, мәкаләләрдә шагыйрьнең яшьли авырып вафат булуы хакында төрле фикерләр әйтелгән. Берәүләр аны комсыз наширләр талады дисә, икенче берәүләр исә аның вакытсыз әҗәлендә байларны гаепләде, хәтта халык адресына да таш атты. Әлбәттә, Тукайга ярдәм итмәгәннәр түгел, иткәннәр. Бу турыда истәлекләрдә дә ачык әйтелгән. Фабрикант Хәсән Акчуринның (1855-1916) аны кунак итүе дә күптән мәгълүм факт. Шагыйрьне Петербургка табибка күрсәтү максатыннан оештырылган сәфәрнең дә матди ягын сәүдәгәрләр Салих Гобәйдуллин (1867-1935), Мөхәммәтсадыйк Галикәев (1847-1919), Сөләйман Аитов (1862-1922), нашир Әхмәтгәрәй Хәсәни (1883-1934), дин һәм җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Баруди (1857-1921) күтәрешкәне мәгълүм. Г.Тукайның якын дусларыннан берсе Хәбиберахман Зәбири (1891-1942) бу мәсьәләгә ачыклык кертү уңаеннан матбугатта 1914 елда ук чыгыш ясаган. Тукайның Казанда мохтаҗлыкта яшәвеннән зарланганны күреп, Оренбургка «Вакыт» газетасы мөхәррире Фатих Кәримигә ярдәм итүне сорап хат яза һәм уңай җавап та ала. Журналист Габдерахман Фәхретдинов (1887-1937) язмасында да кызыклы факт теркәлгән. Алтынчы, эшкуар Шакир Рәмиев, Тукайны үз хисабына Кырымга җибәрергә карар кылып, Казандагы бер кешедән бу тәкъдимне Тукайга җиткерүен сораган. Әмма, хәзергә кадәр кем икәнлеге ачыкланмаган ул кеше, Тукайның Казанда калу һәм андагы яшьләрдән аерылмау теләген күздә тотып, бу үтенечне җиренә җиткермәгән. Мәгълүм ки, ярдәм күрсәтергә теләүче булган кебек, ярдәмне кабул итүче як та бар. Г.Тукайның янә якын дусларыннан булган Габдулла Гыйсмәтинең (1883-1938) язуына караганда, шагыйрьнең «иганә рәвешендә акча алуны яратмаганлыгы» да мәгълүм. Кыскасы, бу четерекле мәсьәлә хакында фикер йөрткәндә, кайбер даһи иҗатчыларның яшәү рәвешен, холкын да исәпкә алырга кирәк.

Рәмил Исламов:

– Истәлек-мәкаләләрнең текстларында күзәтелгән кайбер стиль кытыршылыклары, аерым сүзләрнең грамматик формалары, хәтта бер үк чыганактагы төрлелекләр дә, терминнар да үзгәртелмәде, бу җыентыкта оригиналдагыча сакланырга тырышылды. Мәсәлән, турысында — тугрысында, мәдрәсәмездә — мәдрәсәбездә. Телнең мондый үзенчәлекле күренешләре ХХ йөз башында язма стильнең бер калыпка килеп, тулысынча формалашып бетмәгәнлеген белдерә.

Рус һәм Көнбатыш Европа телләреннән кергән сүзләрнең татар телендә бирелеше әлегә ныклап эшләнмәгән. Башка телләр кебек, татар теле дә читтән кергән сүзләрне үз аваз әйтелеше кануннарына буйсындырып кабул иткәнне истә тотып, андый лексик берәмлекләр гарәп, латин графикасындагы истәлекләрдә яки мәкаләләрдә язылган шәкелендәгечә китерелде. Мәсәлән, революцион — ривалүтсиун, номер — нумир, нумер, стиль — эстил, жалованье — жалунийә, жалунйә, газета — газитә, газетә, гәзет, полиция — палитсиә һәм башкалар. Ә кирилл хәрефләрендә басылган текстларда алар ничек бар, шулай калдырылды.

Г.Тукай шигырьләре яки алардан өземтәләр мисал итеп китерелгән очракларда текстларда күзәтелгән хаталар, төгәлсезлекләр йә астөшермәләрдә, йә үзләрендә дөресләп барылды. Бу әсәрләрнең төрле вариантлары бар икән дип уйланылмасын өчен шулай эшләнде.

Тыныш билгеләренә килгәндә исә, алар хәзерге кагыйдәләр нигезендә куелды. Чөнки бу мәсьәлә ХХ йөз башында шулай ук тиешле бер тәртипкә китерелмәгән.

Җәүдәт Миңнуллин:

– Композицион корылышы ягыннан җыентык, Г.Тукайның тормыш хроникасына яраклы рәвештә, «Тукай Кырлайда», «Тукай Уральскида», «Тукай Казанда», «Тукай сәяхәт иткәндә», «Тукайның вафаты», «Тукай вафаты уңаеннан тәгъзияләр, телеграммалар», «Тукай турында тәнкыйть», «Тукай кичәләре», «Тукай турында шигырьләр» һәм «Төрлеләр» дигән бүлекләрдән гыйбарәт.

Элгәрге җыентыклардан аермалы буларак, Г.Тукай вафатыннан соң көндәлек матбугатта бастырылган тәгъзияләр, телеграммалар, каберенә таш кую мәсьәләләре, шагыйрьне искә алу кичәләре, аның исемендәге стипендияләр, рәсемнәре һәм башкалар турында биредә китерелгән мәгълүмат — И.Нуруллин сүзләре белән әйткәндә, «революциягә кадәрге татар әдәбиятының үзәк фигурасы булган Тукайны» төшенү юлында моңа кадәр белгәннәребезне тагын да киңәйтергә ярдәм итә.

Дөресен әйтергә кирәк, күп кенә истәлекләрдә, мәкаләләрдә кайбер кабатланулар күзәтелә. Бу гайре табигый күренеш түгел һәм ул һәр төбәкнең үз матбугаты, һәр матбугатның үз аудиториясе белән аңлатыла. Әлеге уңайдан тагын шунысын да әйтү шарт: алар аерым моментлар, детальләр белән бер-берсен тулыландыралар. Мәсәлән, «Казанда 4 нче апрель» дигән мәкаләдә язылганча, Г.Тукайның җәсәден Клячкин хастаханәсеннән алып чыгар алдыннан «берничә хәзрәт вә үзенә якын торган аркадашлары тарафыннан тәсбих тәһлил укыла». Ә «Тукаевны дәфен» дигән мәкаләдә исә бу тагын да ачыклана һәм конкретлаша: «Сәгать бер туларга чирек калганда, Зариф, Кәшшаф, Касыйм вә Борһан хәзрәтләр илә бергә җыелган халыкның бәгъзеләре тәһлил укыдылар...»

Җыентыкта кыскартулар бары тик шагыйрьнең шәхсыятенә караган моментларда гына булды.

Шагыйрь вафат булгач, замандашлары тарафыннан аңа багышлап шигырьләр язылган, бәетләр чыгарылган. Аларның барысы да Тукайга ихтирам хисләре белән сугарылган булса да, бу җыентыкка кайберләре генә кертелде, чөнки күбесенең әдәби яктан эшләнеше бик йомшак.

Рәмил Исламов:

– Мондый төр хезмәтләр Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗат эшчәнлеген өйрәнү юнәлешендә билгеле роль уйнаса да, мәсьәләнең актуальлеген һәм катлаулылыгын, киләчәктә башкарыласы тагын да күләмле эшләр торганын онытмаска кирәк. Шуңа күрә, бу хакта сүз йөртеп, И.Нуруллин узган гасыр урталарында ук болай дип язган иде: «Мемуар әдәбиятны туплап чыгарудагы беренче тәҗрибә безне түбәндәге нәтиҗәгә китерә: бүтән классикларны әйтмибез дә инде, хәтта Г.Тукайның тормыш юлы, аның турындагы мемуар әдәбият та җитәрлек өйрәнелмәгән икән. Төп сәбәп — бу эш белән шөгыльләнә торган бер гыйльми үзәкнең булмавы». Мондый фикерне соңра Татарстанның халык язучысы М.Мәһдиев тә куәтләп чыкты: «Тукайны өйрәнү буенча бердәм — Тукаеведение — юклыгы нык сиздерә. Тукай иҗаты белән генә җентекләп шөгыльләнүче гыйльми үзәк булса, күп мәсьәләләр уртак-күмәк көч белән хәл кылыныр иде. Мәсәлән, Пушкин йорты төсле үзәк...» Соңгы елларда бу мәсьәләнең актуальлеге хакында Татарстаннның халык шагыйре Зиннур Мансуров болай язган иде: «Югарыда әйтелгәннәрдән аңлашылганча, татар халкына шушы максатларны үзәккә алып эшләүче махсус фәнни структура кирәк, иҗат дөньясын ачкан саен зурая баручы шагыйребез мондый кайгыртучанлыкка бик лаек. Әгәр күпкә алга карап гамәл кылуны гәүдәләндергән шундый заманча үзәк төзелә калса, ул әдәбият һәм сәнгатебезнең башка мәшһүрләрен дә әтрафлы өйрәнергә җирлек булыр иде. Ә боларны үтәмәү — гафу ителмәслек хәл». Күренгәнчә, моннан ярты гасырдан артык элек күтәрелгән бу мөһим проблема, ни кызганыч, һаман үзенең уңай хәл ителүен көтә.

Шунысын да әйтергә кирәк: әлеге хезмәт шулай ук абсолют тулылыкка дәгъва итми һәм кайбер кимчелек-җитешсезлекләрдән дә хали түгелдер. Киләчәктә бу юнәлештә эш тагын да киңрәк яссылыкта эшләнер дигән өметтә калабыз.

Рамил Ханнанов:

– Олуг шагыйребез яшәгән елларда татар матбугаты дәррәү күтәрелеш кичерә, басмалар арасында үзара хезмәттәшлек һәм көндәшлек көчле була. Габдулла Тукай да аларның бик күбесенә языша, шактыенда мөхәррирлек вазифаларын башкара. Бүгенге көндә ХХ гасыр башы көндәлек матбугаты, шагыйребезнең басмаларда дөнья күргән һәр язмасы, һәр сүзе өйрәнелгән, фәнни әйләнешкә кертелгән дип әйтә алабызмы?

Зиннур Мансуров:

– Мәгълүм ки, Габдулла Тукайның бер мәкаләсендә: «Килсеннәр, ул шанлы вә намле каләмнәрен уйнатсыннар!» — дигән чакыру бар. Каләм уйнату өчен әүвәл мәйдан кирәк, алшарт мәгънәсе салынган көндәлек матбугат мәйданы. Гомумән, әдәбиятның барлык жанрлары буенча табигый үсешен газета-журналлар эшчәнлегеннән башка күзаллап булмыйдыр. Әгәр 1905-1907 елгы инкыйлабтан соң 30дан артык матбугат басмасы барлыкка килгән икән, алар милли сүз сәнгатенең яңа күтәрелешен тәэмин итүдә үзләреннән гаять зур өлеш керткән. Бу җәһәттән Габдулла Тукай да әдәбият мәйданын киңәйтү ягында торган: «Газеталар, журналларны көннән-көнгә кат-кат күбәйтик», — дигән ул.

Шөкер, ХХ гасыр башында дәррәү чыга башлаган басмаларның күпчелеге милләткә хезмәт күрсәтүне үзләренең беренчел бурычы итеп санаган. Ә каләм уйнатканда, төрлесе килеп чыга. Көндәлек матбугат белән даими язышкан чакта аралар да бозылгалый, кайберләренең иҗтимагый тотрыксызлыкка бирелүе милләтпәрвәр әдипләрнең гайрәтен дә чигерә. Үзара мәдхияләр укышып кына гомум тәрәккыйгә ирешеп булмый. Габдулла Тукайның аяусыз каләм очы да бик күп газета-журналларның горурлыгына тиеп киткән. Шагыйрь аларның бакчасына шактый таш атарга, бәгъзеләре белән хәтта низаглашырга да өлгергән. Аңлашыла ки, шушы чорның матбугатында Габдулла Тукайның үз әсәрләре дә, аңа турыдан- туры кагылышлы төрле язмалар да байтак чыккан. Тәнкыйть мәкаләләре арасында гадел-риясыз рәвештә хөкем итүләр дә, кара буяуга өстенлек бирү гамәлләре дә еш күзәтелә. Шул заманда дөнья күргән бериш памфлет яки фельетоннарда шагыйрь иҗатының дәрәҗәсен төшергән тупас кинаяләр дә очрый. Чүп-чар да хәтсез. Шуңа күрә аларны өйрәнү барышында үтә объектив булу, пәйгамбәрдәй шагыйрь алдында зур җаваплылык тою таләп ителә. Гәрчә күкләр тарафыннан бирелгән вакыт кысса да, ул иҗатына карата мөмкин кадәр таләпчәнлек күрсәткән. Аеруча гомере ахырында. «Уянгач беренче эшем» мәкаләсендә ихластан бәян итеп калдырганча, Габдулла Тукай үзенең шигъри мирасына хәтта ревизия ясарга да җөрьәтләгән, яратып бетермәгән кайбер әсәрләрен рухани «такмак бүлмәсе»ннән чүп-чардай себереп түккән. Үз-үзеңне аяусыз тәнкыйть итүнең мондый уникаль үрнәген шагыйрь иҗатын өйрәнүчеләр һәрвакыт истә тотарга тиеш. Тикшеренү принцибы күптәннән мәгълүм: Габдула Тукай ясалма рәвештә зурлауларга мохтаҗ түгел; аның шәхесен кирәгеннән артык идеаллаштырырга да ярамый. Ул бит болай да олуг.

Зөфәр Рәмиев:

– Академик басманы, Тукай энциклопедиясен төзегәндә, бу эшкә тартылган хезмәткәрләр яңа фактларны эзләүгә шактый игътибар бирде. Ләкин бөтенесе дә табылып, тупланып, өйрәнелеп бетте дигән фикердә тормыйм мин. Тукай тормышына, туганлык җепләренә караган мәгълүматлар буенча эзләнүләр дәвам итәргә тиеш. Мәсәлән, аның Гурьевта яшәгән, аңа акчалата ярдәм итеп торган Абдуловлар турында берни белмибез. «Фикер» газетасының 1907 елгы кайбер саннары әлегә кадәр табылмаган. Аларда Тукай әсәрләре басылган булырга тиеш...

Таһир Гыйләҗев:

– Язгы ташкын суы үз юлын тапкан шикелле, нинди генә идеологик чикләүләргә, кысрыклауларга карамастан, хәтта Сталинның шәхес культы чәчәк аткан дәһшәтле һәм хәвефле елларда да Тукай гыйльмияте яңа аспектларга байый. Бу Тукай шәхесе һәм иҗатының сихри көче һәм сүнмәс рухы белән генә аңлатыла аладыр. Тукай турында истәлекләр һәм хатирәләр тупланып басылып чыкты. Ә менә шагыйрьгә багышланган монографик хезмәтләрдән тыш, газета-журнал битләрендә чәчелеп яткан күпсанлы мәкаләләр, язмалар белән ни эшләргә?! Шагыйрьнең басылып чыккан әсәрләрен, аның иҗатын өйрәнүгә багышланган мәкаләләр, китаплар, исемлеген туплаган библиографик белешмәләр төзү эше, алда әйтелгәнчә, 1940 елларда башланып китә. Аны Татарстан Республика китапханәсенең директоры урынбасары А.З.Усманов, библиограф З.Ш.Хәбибуллиналар башлап җибәрә. Хәзерге вакытта Милли китапханә хезмәткәрләре матбугаттагы мәкаләләрне туплау юнәлешендә эш алып бара. Ә менә бөек Тукайга багышланганнарын җыеп, «Тукай гыйльмиятенең елъязмасы» жанрында бастырып чыгарасы иде. Мин шулай да: «Килер бер көн, Татарстанда Габдулла Тукай институты оешып, Тукай турындагы фән тагын да тармакланыр һәм тирәнәер» дигән өметтә калам, чөнки Габдулла Тукай ул мәртәбәгә лаек.

Рамил Ханнанов:

– Әйе, Г.Тукайны өйрәнү юнәлешендә аның библиографиясен төзү аерым бер тармак булып тора. Әмма, әйтергә оят, инде кырык бер ел андый төр хезмәтнең күренгәне юк. Бу хәлне ничек аңларга һәм аңлатырга мөмкин?

Рәмил Исламов:

– Габдулла Тукайның библиографиясен төзергә беренче омтылыш ХХ гасырның 40нчы елларында ясала. Аерым алганда, әдипнең тормышы һәм иҗат эшчәнлеге турында 4 битле белешмә 1941 елда дөнья күрә. Аннан соң 19 битле андый хезмәт Зәйнәп Хәбибуллина тарафыннан башкарыла. Шагыйрьнең фәнни нигезгә салынган беренче библиографиясен Мәсгудә Бурнашева (1907-1973) төзи. «Г.Тукай әсәрләренең һәм аның турындагы әдәбиятның кыскача библиографиясе (1907- 1956 еллар)» дип аталган әлеге хезмәт, Хәй (Габделхәй) Хисмәтуллин (1895-1977) һәм Якуб Агишев (1889-1972) тарафыннан әзерләнеп, әдипнең 1955-1956 елларда нәшер ителгән дүрт томлы «Әсәрләр»енең дүртенче томына кушымта сыйфатында урнаштырыла. 1974 елда Казан дәүләт университеты нәшриятында «Габдулла Тукай. Библиографик күрсәткеч. 1956-1970» исемле китап дөнья күрә.

1970 елдан хәзерге вакытка кадәр Г.Тукайның әсәрләре тагын күп мәртәбә дөнья күрде, фәнни-мәдәни чаралар үткәрелде, шагыйрь иҗаты турында диссертацияләр якланды, хезмәтләр нәшер ителде, мәкаләләр басылды. Шуларны истә тотып, минем тарафтан әдипнең тулыландырылган яңа библиографиясе төзелде. Ул шагыйрьнең «Әсәрләре» һәм «Тормышы һәм иҗаты турында» дигән ике кисәктән гыйбарәт булып, икенчесе «Китаплар, монографияләр, гыйльми җыентыклар», «Диссертацияләр» һәм «Мәкаләләр» дигән өч бүлеккә бүленде, нинди телләрдә басылуларына карап аерымланды.

Шагыйрьнең әсәрләренә, аның тормышы һәм иҗатына багышланган фәнни хезмәтләргә яки җыентыкларга карата басылган бәяләмәләр һәр чыганак астында күрсәтелде. Бер үк чыганакның берничә мәртәбә басылу очраклары да истә тотылды. Бу укучыга аларны табып файдалануны җиңеләйтергә мөмкин.

Әлеге библиографик күрсәткечтә 30га якын телдәге чыганаклар тупланды. Ул шулай ук камил тулылыкка дәгъва итми. Бу төзүчегә бәйле булмаган объектив сәбәпләр белән дә аңлатыла. Аны тагын да тулыландыру киләчәктә башкарылыр дип ышанасы килә.

Рамил Ханнанов:

Халкыбызның меңьеллык әдәбияты бар, дип әйтәбез икән, аның бик күп өлешен шигъри сүз алып торуы һәммәбезгә мәгълүм. Шулай да әдәбият белемендә «законлаштырылмаган» бер кагыйдә яши: Тукай мәйданга килгәч, поэзия «татарлаша», шигърият кискен үзгәреш кичерә. Тукайга кадәр иҗат ителгән йомшаграк шигырьләрнең авторларын да без олы шагыйрьләр рәтендә күрәбез. Нәкъ менә шушы рәсми булмаган бүленеш Тукай фәне барлыкка килүгә сәбәп түгелме? Тукай фәненең бүгенге торышы, үзенчәлеге? Гомумән, Тукай иҗаты белем бирү системасында нинди урын тота?

Зиннур Мансуров:

– Теләсә нинди милләтнең тәрәккыятен әдәбияттан башка күзаллап булмый. Әдәбият, Казан ханлыгы вәйран ителгәннән соң, хәтта кайбер дәүләти вазифаларны да үз өстенә алган. Аның халык язмышыннан аерылгысыз рәвештә яшәп килүен Габдулла Тукай да яшьли үк нечкәләп аңлаган. Шагыйрь гасырлар буе тупланган язма мирасыбызны да нәкъ менә шундый күзлектән карап бәяләгән. «Бездә әдәбият бар, һәм дә бай әдәбият!» — дигән ул, горурланып. Тукаебыз бу уңайдан искәртүен дә белдергән: «Каләм иясе булып чыгучыларымыз күбәйсен, солдатның өстенә дә шинель, астына да шинель, баш астына да шинель дигән шикелле, алай тартсак та, шул бер-ике мөхәррир, болай сузсак та, бер-ике язучыбыз гына булмасын. Мөхәррирләр гаскәриләр кебидер: сугышка чыкканда, запас гаскәрләребез булмаса, әсир булырмыз, хур булырмыз».

Халык гаме белән яшәүче әдипне, әлбәттә, милли мәгариф мәсьәләләре борчымыйча калмый. Бу табигый да, чөнки һәрбер кавемнең киләчәген билгеләүче варислар нигез тәрбияне гомуми белем йортларында ала. Укыту барышында һәрнәрсә мөһим. Мәктәп дәреслекләренең камиллеге аеруча әһәмияткә ия. Шушы җәһәттән Габдулла Тукайның уку китапларын әзерләү эшенә алынуы милләтен ихлас кайгырткан һәрбер каләм әһеленә үрнәк булып тора. Аның халык иҗаты турында сөйләгән лекцияләрендә дә сүз сәнгатенең төп миссиясе басым ясап күрсәтелә. Аерым кешеләргә язылган шәхси хатларында да ул әдәбият мәсьәләләренә еш кагылып үткән. Шулай ук «Теория словесности» ише гыйльми хезмәт башкарырга ниятләп йөрүе дә, гомумән, әдәбият һәм сәнгать төшенчәләренә үзенчә шәрехләр өстәве дә безгә яхшы мәгълүм.

Ничекләр көрсенмисең, реформалар белән яшәүче ил соңгы берничә ел дәвамында «белем», «китап» кебек мөһим төшенчәләрнең «астын өскә» китерде. «Формаль» мәктәп «креатив»ка әверелде, виртуаль мөнәсәбәтләргә авышу көчәйде, зомбига әйләнү куркынычы артты. Гәрчә уку программасы, методика һәм дәреслекләр алышынып торса да, безнең белем бирү системасы камиллектән әлегә бик ерак тора. Ә милли мәгариф юкка чыгып бара. Менә шундый тотрыксыз шартларда яшь буынга бай әдәбиятыбызны, аерым алганда, Габдулла Тукай иҗатын яңача өйрәтү көн тәртибендә кала.

Таһир Гыйләҗев:

— Тарсынмыйк, халык әйтмешли, якты кояш астында һәркемгә дә урын җитәрлек. Тукай — иң беренче нәүбәттә, үз милли җирлегебездә-туфрагыбызда яралган, гасырлар буена тупланып киленгән әдәби традицияләрдә тәрбияләнгән шагыйрь. Фаразлап карыйк, әгәр дә элгәрге чор поэзиясе булмаса, Тукай кебек талантлар нинди әдәби зәминнән дым алып үсәр иде. Аннан соң йолдызның яктылыгы да бит башкалар белән янәшәдә генә чагыштырыла һәм бәяләнә ала. Татар поэзиясе үсешенә мәгълүм өлеш кертеп, шигърият күгендә үз урыннары билгеләнгән шагыйрьләргә Тукай күләгәсе төшмәсен иде.

Тукай фәне дигәндә, татар әдәбияты белемендә формалашкан гыйльми тармак күздә тотылса, бу юнәлештә аерым казанышлар булса да, әле ул үткән юл фәнни нигезгә утыртылып, тулысынча яктыртылмаган. Дөрес, алманчадан М.Фридерихның И.Гыйләҗев тарафыннан рус теленә тәрҗемә ителгән «Габдулла Тукай как объект идеологической борьбы» (2011) дигән хезмәте шушы юнәлештә язылган. Ул хезмәттә 1910 еллардан алып 1985 елларга кадәр татар матбугатында шагыйрь хакында басылып чыккан хезмәтләр тикшерелә. Әмма хезмәт авторы алардагы Тукай турындагы бәя-хөкемнәрне дәүләтеннән мәхрүм ителгән татар милләте мәнфәгате, шагыйрьнең үз халкына мәхәббәте ноктасыннан түгел, ә дәүләтле Көнбатыш Европа гыйльми күзаллавы, Европа менталитеты яссылыгында шәрехли. Димәк, бу тармакта да эшне тизләтәсе иде.

Тукай иҗатында яшәеш өчен кирәк булган белемнәр һәм кагыйдәләр тулып ята. 123 Әлеге бай хәзинә дөньяны танып-белүдә һәм бүгенге көндә бик үк модада булмаган патриотик хисләр тәрбияләүдә файдаланылырга тиеш. Мин монда Тукай үрнәгендә татар булуың белән горурлану, үзеңне милләтеңнең бер өлеше итеп тою, туган тел һәм әдәбиятны ярату кебек хисләр тәрбияләүне күздә тотам. Әмма укучылар һәм студентлар белән шагыйрь әсәрләрен өйрәнгәндә, Тукайга инсани мөнәсәбәт саклаган хәлдә, аның да кеше, җир кешесе булуын истән чыгармасак иде, ә моңа шагыйрьнең публицистик мәкаләләре, хатлары, аның турында истәлекләр һәм хатирәләр белән танышу ярдәм итә.

Рамил Ханнанов:

– Яшь буынны, җәмгыятьнең киләчәген тәрбияләүдә Габдулла Тукайның музейларына да зур вазифа йөкләнә. Без шагыйрь яшәгән чор сулышын саклый торган әлеге үзәкләрне әдип шәхесен, аның замандашларын, фикердәшләрен, профессиональ татар шигърияте башында торган Тукайның иҗат атрибутикасын тулаем гәүдәләндерә дип әйтә алабызмы? Соңгы елларда музейлар нинди экспонатларга баеды? Тукай музейлары заман таләпләренә ни дәрәҗәдә җавап бирә?

Гүзәл Төхфәтова:

– Г.Тукайның кыска, әмма күпкырлы тормышы һәм иҗаты төрле елларда Татарстан Республикасы Милли музееның тарихны чагылдырган өлешендә, Казандагы Максим Горький музееның «Горький һәм татар әдәбияты» бүлегендә, Ш.Камалның музей-фатирында урын алган.

Бүгенге көндә татар халкының күренекле шагыйренә багышланган дүрт музей эшли: Г.Тукайның Дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы (Арча районы, Яңа Кырлай авылы), Тукаевлар музей-йорты (Арча районы, Кушлавыч авылы; юридик яктан Г.Тукайның Дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы составына керә); Г.Тукай әдәби музее (Казан; юридик яктан Татарстан Республикасы Милли музее бүлеге) һәм Җаектагы Тукай музее (Казакъстан). Алда санап кителгән һәр музейда Г.Тукайның һәм аның чордашларының тормышын, иҗатын пропагандалау өлкәсендә зур эшчәнлек алып барыла; әдәби кичәләр, фәнни-гамәли конференцияләр оештырыла, күпсанлы туристлар кабул ителә; экспонатларны табу, саклау, тамашачыга тәкъдим итү өчен күп көч куела.

Экспонатлар арасында, әлбәттә инде, Г.Тукайның шәхси әйберләре зур кызыксыну уята. Алар Казандагы Г.Тукай әдәби музеенда саклана. Музей тамашачылары бөек шагыйребезнең кул җылысы тигән әйберләрен карый, аларның тарихларын ишетә ала. Шагыйрьнең аз санда сакланып калган шәхси әйберләре — бәһасез мирас. Алар арасында сәяхәтләрендәге юлдашы, камыштан үрелгән юл кәрзине; нәшир Ә.Хәсәни (1883-1934) бүләк иткән җиң каптырмалары; Петербургка баргач, бу шәһәрнең истәлеге итеп сатып алган карандаш савыты; кара төстәге бәрхет түбәтәе; беренче гонорарына сатып алган кәрәч тартмачыгы; үлгәннән соң йөзеннән алынган битлеге һәм башкалар бар.

Г.Тукай әдәби музее, үз ишекләрен ачкан көннән башлап, бөек шагыйрь иҗатын сөючеләрне берләштергән үзәк кенә булып калмыйча, хәзерге татар сәнгате һәм мәдәнияте вәкилләренең иҗатын тәкъдим итә торган үзенчәлекле мәдәни учак та. Г.Тукай әдәби музеенда шагыйрьнең чордашлары Ф.Әмирхан, С.Сүнчәләй, К.Бәкер, М.Бигиев, Ә.Хәсәни һ.б. турындагы «Г.Тукай һәм аның замандашлары» әдәби-музыкаль чаралар циклы эшләп килә; Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге ияләренә багышланган кичәләр оештырыла; яңа китаплар тәкъдим ителә. Күренекле шагыйрьләр, язучылар, галимнәр белән очрашулар уздырыла. Мәсәлән, күптән түгел генә татар әдәбияты классигы Ф.Әмирханның тууына 130 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә оештырылды. Биредә язучының «Хәят» повестеның икенче өлешеннән өзекләр укылды. Алар, музей хезмәткәрләренең тырышлыгы белән гарәп графикасыннан кириллицага күчерелеп, җәмәгатьчелеккә беренче тапкыр тәкъдим ителде.

Шулай ук музейда балалар өчен Тукайның әкият геройлары белән мавыктыргыч уеннар, музей бәйрәмнәре, интерактив экскурсияләр оештырыла. Г.Тукай әдәби музее экспозициясе буенча, «Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты», «Г.Тукай сәяхәтләре», «Шагыйрьнең балачагы»на багышланган экскурсияләр үткәрелә. Шулай ук музей Казанда Г.Тукай белән бәйле биналарны күрсәтү максатында — «Нурлы Казан» һәм Татарстанда шагыйрьнең тормышы һәм иҗатына мөнәсәбәтле истәлекле урыннар белән таныштыруга багышланган «Шагыйрь бишеге» дип аталган экскурсияләр тәкъдим итә.

Г.Тукай әдәби музее, шагыйрь яшәгән чор сулышын саклый торган үзәк буларак, халыкны елдан-ел күбрәк кабул итә. Шагыйрьнең, аның замандашларының, чордашларының иҗаты, тормышы белән танышырга теләүчеләр Татарстан Республикасының, Россиянең төрле почмакларыннан килә. Чит илләрдән, аерым алганда, Төркиядән, Кытайдан, Финляндиядән, Америкадан, Австралиядән һ.б. килгән туристларның саны да арта бара.

Бүген Г.Тукай әдәби музее заман таләпләренә җавап биргән экспозиция булдыруны, музей урнашкан, XIX йөзнең кабатланмас гүзәл архитектура истәлеге булып торган, халык телендә «Шамиль йорты» дип йөртелгән бинага ремонт ясауны таләп итә. Бүгенге көндә яңа экспозициянең концепциясе әзер. Яңа экспонатлар туплау эше бара. Г.Тукай тормышы һәм иҗатының бүгенге көнгә кадәр күләгәдә калган яклары да яктыртыла. Мәсәлән, Тукай һәм дин мәсьәләсе, шагыйрьнең жандармерия тарафыннан күзәтү астында тотылуы, ХХ гасыр башында цензура һ.б.

Зиннур Мансуров:

– Хаклы рәвештә милли символыбызны гәүдәләндергән Габдулла Тукай инде бер гасырдан артык милләтенә хезмәт итә. Аның биниһая зур әдәби мирасы байтак буынны тәрбияләүгә өлеш кертте. «Туган тел» шигырен гимндай итеп җырлыйбыз. Дөнья халыклары арасында үзенең лаеклы урынын даулауда шагыйрь алыштыргысыз төстә милләт әйдаманы вазифасын башкара. Аның алгарышка игелекле йогынтысын бәһаләп бетерү мөмкин түгел. Без Габдулла Тукайга карата бурычлы икәнлекне онытмасак иде. Менә шундый бөек затның Казандагы музеен төзек хәлдә тотмау, гомумән, музалар әхрамына тиешле хөрмәт күрсәтмәү бернинди кысага да сыймый. Түшәмнән дым сарку аркасында барлыкка килә торган гөмбә-күгәрекләрне «бәхетсез милләтнең бәхетсез угылы» тормышта да күп күргән. «Болгар»ымыз бардыр», дип язган шагыйрь. Әмма Габдулла Тукайның йөрәк җылысын сеңдергән әлеге кунакханә, озак еллар дәвамында юньле-башлы ремонт ясалмыйча, халык күзе алдында вәхшиләрчә җимертеп ташлау хәленә җиткерелде. Клячкин хастаханәсенә кергәнче шагыйрьне сыендырган «Амур» да (1912 ел ахырыннан 1913 елның 26 февраленә кадәр) чын мәгънәсендә тарихи әһәмиятле урын булып саналмый. Мондый статус аңа бирелмәгән. Хәзерге Казан яшьләр театры, элекке Купеческое собрание йортына (Островский урамы) кичекмәстән түбәндәге эчтәлекле истәлек тактасы урнаштырырга кирәк: «Бу бинаның сәхнәсеннән 1908 елның 14 октябрендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукай үзенең атаклы «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасын укыган». Шушы хакта күптән язып чыксам да, бу тәкъдим әле һаман гамәлгә ашырылмый.

Кайчак гарьләнеп куясы килә. Бездә Е.Боратынский, М.Горький, Я.Гашек, Я.Купала, Б.Пастернак, аталы-уллы Аксёновлар һ.б. күренекле шәхесләргә бәйле музей биналары чагыштырмача төзегрәк тотыла, Г.Тукайның Казандагы әдәби музеена исә Татарстан башкаласына туктаусыз килеп торучы чит ил кунакларын алып керергә дә оят. Милли символыбызны гәүдәләндергән затка өстенлекле мөнәсәбәт булырга тиеш. Рухи зурлыгыбызны күрсәткән хәтер мәгарәләре халыкны һәрьяктан үзенә җәлеп итсен. Хәзер инде музей технологияләре нык үсте, заман таләпләрен истә тотып, Г.Тукай музейларындагы экспозицияне өр-яңадан камилләштерү сорала. Хәтер битарафлыкны кичерә алмый. Бөек шагыйрь рухы безгә рәнҗи күрмәсен.

Рамил Ханнанов:

– Тукай гасыры дәвам итә... Шигъриятебездә, әдәбиятыбызда «Тукай традицияләре» дигәнтөшенчә бар. Тукайныукып, күпләр илһамала, аныңфәлсәфәсен аңларга омтыла. Халык шагыйребез Зиннур Мансуров «Тукай кодексы»н булдырды, «Тукай белән әңгәмәләр» дә дөнья күрде. Инде Тукайның һәр сүзе кат-каттикшерелде кебек... Алгатаба безтөрки дөньяга гына түгел, дөнья әдәбияты аренасында мәгълүм шагыйребезне өйрәнүне кайсы юнәлештә алып барырга тиеш? Өлкән буын «тукайчы»лар эшчәнлеген кемнәр дәвам итә?

Таһир Гыйләҗев:

– Әлбәттә, Тукайны өйрәнү юнәлешен билгеләгәнче, «тукайчы»лар эшчәнлеген кемнәр дәвам итәр дигән сораудан башлыйсы килә. Чыннан да, бу мәсьәләдә хәлләр шәптән түгел. Гомерләрен Г.Тукай чоры әдәбиятын, шагыйрьнең тормыш сукмакларын һәм рухи мирасын, аның әдәби-мәдәни даирәсен җентекләп өйрәнүгә багышлаган дистәләгән галимебез юк инде. Бүгенге көндә Тукай фәнен яңарту, аның мирасын барлап, янәдән халыкка кайтару юлында нәтиҗәле эшләгән галимнәребезнең дә күбесе — өлкән буын вәкилләре. Әмма бу Тукай гыйльмиятенең генә фаҗигасе түгел, татар әдәбият белеме дә шул хәлдә. Тагын да тирәнрәк уйласак, бу мәсьәлә татар фәненеке генә дә түгел. Бу — хәзерге гуманитар фәнни юнәлешнең глобаль проблемасы. Базар кагыйдәләре белән бернинди алыш-биреше булмаган фундаменталь фәннең элекке кадерен һәм дан-шөһрәтен кайтармый торып, әдәбият белеменең дә, Тукай фәненең дә киләчәге бик шөбһәле. Заманнар бик үзгәрде, милләткә хезмәткә һәм Тукайны өйрәнүгә үзләрен корбан иткәннәр яки корбан итәргә әзер торучылар аз! Ә әдәбият галимен һәм шул исәптән «тукайчы»ны да бер-ике ел эчендә генә әзерләп булмый. Әдәбият гыйлеменең төп һәм ярдәмче тармакларыннан комплекслы белемгә ия булган белгеч-галим генә бу юнәлештә билгеле бер уңышларга ирешә ала.

Габдулла Тукай иҗатының идея-эстетик казанышларын һәм рухи кыйммәтләрен, башка әдәбият гыйлемнәре һәм мәдәниятләре кочагына атмыйча, милли тамырларыбыз белән бәйләнештә, үз җирлегебездә бәяләсәк иде. «Тукайны Лондон, Нью-Йорк белән түгел, бәлки үзебезнең Казаныбыз белән үлчә»сәк иде. Соңгы фикер, халык язучысы М.Мәһдиев әйткәнчә, «минеке түгел, татар халкының бөек улы Җамал Вәлидинеке».

Зөфәр Рәмиев:

– Әйе, Тукайга без һаман да бурычлы. Эшләнәсе эшләр дә шактый. Аның фәнни библиографиясе эшләнмәгән, вафатыннан соң узган йөз ел эчендә чыккан төрле-төрле истәлекләрнең барысын да эченә алган, җентекле комментарийлар белән аңлатылган истәлекләр китабы да (бәлкем, берничә томда) басылганы юк әле (элек, совет чорында чыккан өч китап бик кимчелеклеләр). И.Нуруллинның «Күренекле кешеләр» сериясендә дөнья күргән китаплары да беркадәр искерде. Шагыйрьнең фәнни биографиясен дә булдырасы иде. Тормыш һәм иҗат елъязмасын да тулыландырасы бар...

Рәмил Исламов:

– Әйе, шагыйрь иҗатын өйрәнү дәвам итә. Соңгы елларда көндәлек матбугатта Габдулла Тукайга багышланган шактый гына яңа материаллар дөнья күрде. Шөкер, алар Татарстан китап нәшрияты тарафыннан аерым җыентык итеп нәшер ителде. Ул — Габдулла Тукайның тормыш юлын һәм иҗат мирасын максатчан өйрәнү юнәлешендә соңгы вакытларда алып барган эзләнүләр нәтиҗәсе.

Укучыга тәкъдим ителгән бу җыентыкта — чит илләрдәге, аерым алганда КХРның Шенҗаң-Уйгыр автономлы районы көндәлек матбугатында шагыйрьгә багышланган мәкаләләр; әдипнең хәзерге вакытка кадәр ачыкланмый килгән һәм башка фотолары, 1910 елның 15 апрелендә «Шәрык клубы»нда аның тарафыннан укылган «Халык әдәбияты» дигән лекциягә керү билеты һәм ул ядкярнең иясе; әдипнең 1912 елгы яз-җәй айларында Казан-Уфа-Петербург-Троицк-Казан маршруты белән йөреп кайткан тарихи сәфәрләре; вафатыннан соң аны соңгы юлга озатканда катнашкан имамнар һәм кайбер шәхесләр; искә алу кичәләре һәм шундый мәдәни чараларның чит илләрдә басылып чыккан мәҗмугасы; Г.Тукайның иҗат үзенчәлекләре; аның тормыш юлын һәм әдәби эшчәнлеген өйрәнгән аерым галимнәр; кайбер дөреслеккә туры килмәгән язмалар; истәлекләр сөйләп калдырган кешеләренең күмәк фотосы һ.б. бик күп материаллар.

Алар үз вакытында «Мәдәни җомга», «Кызыл таң», «Мәгърифәт» газеталарында, «Научный Татарстан», «Тулпар» журналларында, Г.Тукай юбилейларына багышланган фәнни җыентыкларда дөнья күреп, укучыларда зур кызыксыну уятты.

 Әлеге һәм киләчәктә табылуы ихтимал булган башка материаллар Г.Тукай турында алга таба дөнья күрәчәк яңадан-яңа хезмәтләр әзерләгәндә кыйммәтле чыганак булырга мөмкин.

Бу җынтыкны нәшер итүне гамәлгә ашыруда күрсәткән ярдәмнәре өчен Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшинга, нәшриятның баш мөхәррире Ленар Шәехкә, мөхәррир Венера Камалиевага һәм башка хезмәткәрләргә зур рәхмәтемне белдерәм.

Алия Мөбарәкшина:

– Октябрь революциясенә кадәрге әдәби тәнкыйтьтә шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты шактый тәфсилле өйрәнелде һәм Тукай милли шагыйрь, халык шагыйре буларак бәяләнде. Советлар дәверендә исә Тукай мулла улы, дини мотивларны җырлаучы дип, аңа шактый ташлар да ыргытылды. 20-30нчы еллардагы тоталитар дәвер тәнкыйтьчеләре шагыйрь иҗатын, нигездә, пролетариат диктатурасы, сыйнфый көрәш күзлегеннән бәяләде. Совет чорында Тукай фәненең үзәгендә Г.Халит һәм И.Нуруллин кебек олуг галимнәр торды. 60 нчы еллардан башлап Тукайның сатирасын төрки әдәбиятлар белән багланышта өйрәнүгә игътибар артты (Р.Ганиева хезмәтләре). Тукай поэзиясе рус әдәбияты яссылыгында Р.Башкуров, И.Пехтелев хезмәтләрендә тикшерелде, ә шагыйрьнең лирикасын, публицистикасын яктыртуга Н.Лаисов һәм Ф.Әгъзамов зур өлеш кертте. Тукайның иҗат биографиясен, шигърияте үзенчәлекләрен, образ-сурәтләр дөньясын өйрәнүдә Т.Галиуллин, Ф.Галимуллин, Х.Миңнегулов, М.Бакиров, Н.Хисамов зур көч куйдылар. Тукай шигъриятенең текстологиясен, басмаларын матбугатка әзерләү, персональ энциклопедиясен төзү буенча З.Рәмиев эшчәнлеген аерып күрсәтү мөһим. Урта буын галимнәреннән Д.Заһидуллина әдипнең фәлсәфи карашларын, Т.Гыйләҗев шагыйрьнең тәнкыйди эшчәнлеген, Н.Йосыпова (Гафиятуллина) татар шигъриятендә Тукай образының гәүдәләнешен яктырткан хезмәтләр бастырдылар. 2013 елда Д.Абдуллинаның Тукай иҗатын Коръән тәгълиматы, Ислам мәдәнияте белән багланышлар яссылыгында тикшергән китабы дөнья күрде.

Бүгенге көндә яшь галимә Әлфия Конова Тукай әсәрләренең рус, төрек, инглиз телләренә тәрҗемәләрен тикшергән кандидатлык диссертациясен язып төгәлләде. Ландыш Тимерова Тукай иҗатын өйрәнүгә күп көч куйган галим И.Нуруллин эшчәнлеге турында диссертация язуга алынды.

ХХ гасыр азагы — ХХI йөз башында Тукай иҗатын төрек әдәбияты белән багланышлар яссылыгында өйрәнү җанланып китте. Тукай шигырьләрен төрекчәгә тәрҗемә итү, аның хакында хезмәтләр язуда Ф.Өзкан, М.Акбаш, М.Өнәр, Ф.Кутлу кебек галимнәр аеруча тырышлык күрсәттеләр. Азәрбайҗан галимнәре һәм язучылары да тәрҗемә өлкәсендә зур эш башкардылар. Мин үзем дә Тукай иҗатын төрек мәдәнияте һәм әдәбияты белән бәйләнешләр яссылыгында тикшереп, кандидатлык диссертациясе язу белән мәшгульмен.

Гомумән алганда, ХХI гасырда Тукай турындагы фән, социализм дәвереннән килгән идеологик күрсәтмәләрдән акрын-акрын арынып, шагыйрь иҗатын фәлсәфи, әдәби-эстетик яссылыкта объектив өйрәнүгә таба хәрәкәт итә.

Зиннур Мансуров:

– Мәшһүр затларның рухани дөньясын азаккача ачып бетерү мөмкин түгел. Шуңа күрә Габдулла Тукайның әдәби мирасын өйрәнү безнең өчен һәрвакытта да актуаль булып кала. Бу максаттан шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча даими нигездә тикшеренүләр алып бара торган «Тукай үзәге»н булдыру, анда ХХ гасыр башы әдәбиятының башка күренекле вәкилләре эшчәнлеген дә өйрәнү алга карап гамәл кылуыбызны күрсәтер иде. Әйе, безнең хәзер «тукайчы»лар буынында да бик үкенечле өзеклек сизелә башлады. Узган гасырның 60-70 нче елларындагы галимнәр плеядасы, әлеге фәнни юнәлешнең фанатиклары юк инде. Мондый стратегик мәсьәләләрдә гамьсезлек күрсәтергә ярамый. Югарыда атап үтелгән мөстәкыйль фәнни-тикшеренү учреждениесе, һичшиксез, кадрлар әзерләүне дә игътибар үзәгенә алачак.

Бүгенге заманда Габдулла Тукай дөньясын, әйе, төрле яклап өйрәнү таләп ителә. Бу юнәлештә фәнни-популяр хезмәтләргә дә ихтыяҗ зур. Шулай ук традицион булмаган кайбер алымнарга да үз мөмкинлекләрен ачар өчен шартлар тудырылырга тиеш. Мәсәлән, минем «Тукай белән әңгәмәләр» китабым дөнья күрде. Ошбу үзенчәлекле проектны гамәлгә ашырганда, үтемле саналган әңгәмә шәкеле файдаланылды. Моның ише ысулның отышлы ягы шунда: ачыктан-ачык фикер алышу барышында сөйләшү үзәгендә торган шәхеснең асылы чагыштырмача тизрәк ачыла, гәпләшү дәвамлы һәм гамьле булса, кешенең үз авызы белән әйткән чын-хак сүзләреннән халык яшәешенең тулы картинасы күзаллана. Ә менә тематик сөйләшүләрдә Габдулла Тукайның аерым әһәмиятле мәсьәләләргә карата белдергән тирән мәгънәле фикерләре шундый күләмдә бергә җыела ки, мәгънәви сөземтәләрдән хасил булган мондый канатлы гыйбарәләрне әдипнең биниһая олы иҗаты катламнарыннан махсус эзләп табу шактый кыенга килер иде. Әлеге китапта тәкъдим ителгән «Тукайча татар кодексы» да моңарчы күрелмәгән яңалык буларак кабул ителер дип уйлыйм.

Бөек шагыйребез Габдулла Тукай исемен мәңгеләштерү юнәлешендә тормышка ашырылуны көткән кызыклы идеяләр байтак әле. Әйтик, безне инде бер гасырдан артык рухландырып торган «Туган тел» шигыренә башкалабыз үзәгендәге Бауман урамына куяр өчен уникаль һәйкәл эшләп була. Әлеге комплекс болайрак күзаллана: мәрмәр паннода «Туган тел» татар, рус, инглиз һ.б. телләрдә уеп язылган; аның алдында милли киемдә яшь ана басып тора; халкыбызның дәвамчысын гәүдәләндергән малай, чүгәләп, татарча язылган шигырьне укый...

Мәгълүм булганча, «Туган тел» элекке мәктәп-мәдрәсәләрдә балаларның яраткан шигыренә әверелгән. Аны уку елы башлану һәм тәмамлану тантаналарында да, төрле бәйрәмнәрдә дә хор белән җырлау гадәткә кергән. Шигырь буларак та ул әледән- әле яңгыраган. Сорау туа: бүгенге мәктәпләрдә үткәрелә торган татар теле дәресен нигә «Туган тел»не җырлау белән төгәлләмәскә икән?! Габдулла Тукайның туган көне яки юбилее вакытында аны хезмәт коллективларында да, шулай ук хакимият оешмаларында да, хәтта ки Татарстан Дәүләт Советы сессияләрендә дә бергәләп җырларга мөмкин ләбаса. Ана теле мәсьәләләренә игътибар көчәеп, дәүләт теленә ихтирам артыр иде.

Әгәр Габдулла Тукайны чын-чынлап яратуыбызны расларга теләсәк, шагыйрьне зурлауның башка мөмкинлекләре дә күренеп тора. Әйтик, «Әкият» Татар дәүләт курчак театрына аның исемен бирү мондый гамәлләр мантыйгына һәрьяктан да туры килә бит! Ошбу сөекле затка мәхәббәт сабыйлыктан бөреләнә башлар иде. Өстәвенә театрның ерактан тартып торган мәһабәт бинасында Габдулла Тукай иҗаты геройларының музеен оештырырга мөмкин. Иманым камил, мондый үзенчәлекле экспозиция балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә гаять кызыклы булачак. Кот очырырдай балавыз карачкыларга багып, «ужастик»лар белән җенләнсәк, дөрес тәрбия алып булмас бит.

Еллар үткән саен, күбрәк инана барабыз: Габдулла Тукай безне рухи әләмчедәй киләчәккә әйди, зур тарихлы татар халкын бөтен дөньяга таныта, көрәш рухы белән сугарылган иҗаты белән милләтебезнең лаеклы дәвамчыларын тәрбияли. Мондый мөбарәк затлар бик сирәк була. Безгә насыйп кылынган бу изге хәзинәдән, рәхмәтле мөнәсәбәтебезне белдереп, мөмкин кадәр тулырак файдалана белү лазем.

Рамил Ханнанов:

– Тулы җавапларыгыз өчен зур рәхмәт!

Фото: Айгөл Шәрәфиева

 

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев