Проза тег белән яңалыклар
-
24 август 2026 - 13:00
ИСЕМЕМ ЛАЛӘ, ДИДЕ УЛ (хикәя)
«Әнием! Син бик оста тегүче идең. «Кызым, Сабантуйга яңа күлмәк тегеп бирермен. Якасы басып торган, иңбашлары күпертмәле озын күлмәк. Акка чәчәкләр төшерелгән күлмәк. Их, ул чәчәкләр сары лаләләр дә булса...» – дигән идең. Насыйп булмады, әнием, ак күлмәк тә, аңа төшерелгән сары лаләләр дә...» -
24 август 2026 - 09:00
Ильяс Алкинның соңгы мәхәббәте (дәвамы)
Уллары Мозаффарны басмачылар үтергән икән. Бердәнбер угылсыз калган әти-әнине бу очракта нинди сүз белән юатасың? Юк андый сүзләр! – Бигрәк олы кайгы булды шул. Өйләнмәгән дә иде бит улыбыз. Нәселебез корыды... -
23 август 2026 - 13:00
ЯЗМЫШНЫҢ СОҢГЫ БҮЛӘГЕ (хикәя)
Йокы гына аның бердәнбер тынычлыгы. Күзен йомган саен: «Менә ул үлем, килеп җитте…» – дип уйласа да, яңа көн туа. Аның алдында шул ук буш өстәл, шул ук соры нәзек тәрәзә, шул ук ватык сәгать, шул ук ялгызлык. -
23 август 2026 - 09:00
Ильяс Алкинның соңгы мәхәббәте (дәвамы)
– Тарихыбызга күз салсак, без таркаулыгыбыз аркасында элек тә дәүләтебезне үз кулларыбыз белән урысларга биргәнбез бит инде! Безгә һәрвакыт бердәмлек җитми... -
22 август 2026 - 13:00
Рәхмәт сиңа... (хикәя)
Ире төшендә хатынын түгел, ә икенче бер хатынны чакыра иде: “Нәзифә димен... Нәзифә...” Энҗе, яшен суккандай, баскан урынында тораташ булып торды да, әкрен генә урынына чүкте. Нәзифә... Димәк, чын бу... -
21 август 2026 - 13:00
Вөҗдан чакырды (хикәя)
– Син – Атласов Вөҗдан, минем балалык дустым, Вөҗданым! – Ә син ул Вөҗданны үтергән җанкыяр – Мәмәт Мөхтие! – диде сәер кеше. – Мин сине үтермәдем! – диде орденнар таккан бабай. – Үз кулың белән үтермәдең! – диде Вөҗдан Атласов. – ...Син машина кырылышы оештырдың, син үз машинаңда – рульдә, мин – матайда, син машинаңны кинәт борып, матайга ордың... -
21 август 2026 - 09:00
Ильяс Алкинның соңгы мәхәббәте (роман)
Ташкент вокзалында Ильяс Алкинны бер яшь хатын-кыз каршы алды. Егермедән яңарак кына узган булса кирәк. Әнә нинди ышанычлы адымнар белән каршыга килде, соры күзендә нинди тәвәккәллек! -
20 август 2026 - 13:00
Сабакташлар (хикәя)
– Ба! Кемне күрәм мин! Чанга, синме бу?! Хәзер күңелем тыныч – машина чиста булачак! «Бишле»гә генә укыган кеше үз куллары белән югач, минем чибәркәй чынлап та тәртиптә булачак! – диде ул мыскыллы көлемсерәп һәм машина юучыга якынрак килеп басты. -
19 август 2026 - 13:00
ЧЫН ЯРАТУ ХАКЫНА (хикәя)
Наташа караватта тәсбих тартып утырган Рәфинәнең алдына килеп тезләнде. – Исәнме, әнкәй! Менә без кайттык. Хәлләрең ничек? Исән-имин генә гомер итәсезме? Зинһар, ачулана, рәнҗи күрмә безгә... Гафу ит... Үзенә шулай ягымлы, җылы итеп саф татарча дәшкән хатын-кызның йөз чалымнарын кайдадыр, кайчандыр күргәне бар кебек тоелып китте Рәфинәгә. -
19 август 2026 - 09:00
Җилгә каршы (повестьның ахыры)
– Әти, син очарга өйрәндем дисең бит әле... – Әйе, улым, иҗат ул – очыш. – Мин дә очачакмын! – Бик яхшы, улым! Тик син нинди юл сайлаячаксың соң? – Мин музыкада очармын, әти. Мине дә сине таныган кебек танырлар, мин дә җиңәрмен, медальләрем дә булыр! – Бик яхшы, улым! Тик җиңү – җиңелүгә юл ул... -
18 август 2026 - 13:00
БӘХЕТ (хикәя)
Әнсар урыныннан торып, тәрәзә янына килде. Урамда яңгыр сибәли иде. Ул бүлмә буйлап арлы-бирле йөренә башлады, аның һәрбер адымыннан идән такталары сыкранып, сызланып куя иде сыман. Баскыч төбенә чыгып, тәмәкесен көйрәтеп җибәрде. Ашыкмыйча, сирәк кенә суырып тартты – уйлана иде. Йокы белән тынычлыгы да качты. -
17 август 2026 - 13:00
Җиңү язы килгәндә (хикәя)
Сугыш вакытында алган тирән яралары Зәйтүнәнең гомерен өзде. Госпитальдә ятканда, бу якты дөньядан китәсен, ахрысы, сизенгән: улының ятим каласына бик борчылды. Шул вакытта мин ант иттем Зәйтүнәгә – сабыеңа әти булырмын, дидем. Ә бит Зәйтүнәнең йөрәк тибүе туктарга санаулы минутлар гына калып барган икән... Рәхмәт, дип пышылдады да Зәйтүнә күзен йомды... мәңгегә... -
17 август 2026 - 09:00
Җилгә каршы (повестьның дәвамы)
Зөфәрнең башында план туды! Ул яңадан чират торып, акча эшләячәк тә, русча китаплар сатып алачак. Аннары 2нче сыйныфның рус теле дәреслеген! Ул барысын да алдан укып куячак! Ул сыйныфта рус телен иң яхшы белүче булачак! Күрсәтәм әле мин сезгә «чаплашка»ны! -
16 август 2026 - 13:00
Сак булыгыз! (хикәя)
Әгәр дә мин сезгә: – Кырык яшемә җиттем инде, әмма хатын–кызның кулын да тотып караганым юк әле, – дисәм, ышанырсыз микән... -
15 август 2026 - 13:00
Әни бүләге (хикәя)
«Әни, без сине дәү әни белән бик көтәбез. Сәпит алырга акчаң булмаса апкайтма. Тик эчмә, яме. Кайт инде тизрәк, әни»...