Проза тег белән яңалыклар

  • 18 гыйнвар 2023 - 13:00
    ЯЗМЫШНЫҢ СОҢГЫ БҮЛӘГЕ (хикәя)
    Йокы гына аның бердәнбер тынычлыгы. Күзен йомган саен: «Менә ул үлем, килеп җитте…» – дип уйласа да, яңа көн туа. Аның алдында шул ук буш өстәл, шул ук соры нәзек тәрәзә, шул ук ватык сәгать, шул ук ялгызлык.
    2084
    2
    6
  • 18 гыйнвар 2023 - 09:00
    Шамил (дәвамы)
    – Мин инде башкача беркемгә дә мәхәббәт аңлатмам дигән идем. Әмма сине күргән мизгелдән бар тынгылыгымны югалттым. Чөнки беренче караштан ук гашыйк булуымны аңладым... Асия, чык миңа кияүгә! Асия зәңгәр күзләрен аңа төбәп бертын карап торды да: – Юк, – диде...
    4490
    0
    11
  • 17 гыйнвар 2023 - 15:00
    КАРАЧКЫЛАР (хикәя)
    Ике карачкының бер-берсенә, ниһаять, якынаюын, кочаклашуын тулган ай гына карап торды. Җир уянып килә иде инде.
    3601
    0
    9
  • 17 гыйнвар 2023 - 13:00
    КЫШКЫ БЕР ТӨН (хикәя)
    Әйтегез әле, минем Гөлзифам нишли анда, Гөл-зи-фа-а-ам! Күптәннән хат алмадым үзеннән!.. -Бер айлар элек кенә Гөлзифа апа бәби тапты бит! ...Таимҗан абый дәртләнеп барган җиреннән кинәт шып туктады. – Нич-чек... ничек инде... кыз бар... мин бит өч ел... – диде дә, ике кулы белән битен каплап, чемоданы өстенә сыгылып төште.
    4866
    0
    29
  • 17 гыйнвар 2023 - 09:00
    Шамил (дәвамы)
    Гаиләнең таркалуына кызчык сәбәп булды бугай. Лили. Газизә кызына шушы исемне кушарга тели иде. Шамил башта бик карышып маташмады, бары тик Бохарага барып, әтисен җирләп кайтканнан соң гына уйлана башлады. Шамилның әтисе Хәйрулла картның оныгына кушарга теләгән исеме Айсылу иде. Әтисенең соңгы үтенече. Казанга кайткач, Шамил шул хакта сүз кузгатты. Тик Газизә якын да килмәде...
    5363
    0
    11
  • 16 гыйнвар 2023 - 13:00
    Үкенү газабы (хикәя)
    Үкенүдән телгәләнгән йөрәге чыдамады. Ана авырып түшәккә егылды. Бу дөньяда яшәүнең кызыгы калмаган иде инде. Кемгә кирәк соң ул? Барына да үзе гаепле. Улының бәхете турында уйлыйсы урында миһербансызлык күрсәтте...
    8238
    0
    32
  • 16 гыйнвар 2023 - 09:00
    КҮКЛӘР ҖИРГӘ ТОТАШКАН (дәвамы)
    Кояш чыкмый да, батмый да, аның үз юлы. Җирнең без белгән халәте ниндидер серле очраклылыкка бәйле. Җир дигәнебез кайчандыр, ничектер шушы галәм ноктасына урнашып калган да чыршыдагы мөһер сыман әйләнеп-тулганып тик тора. Ахыры ничек булыр, кешелекнең җавабы бар да, юк та. Без әле мәңгелектә түгел һәм анда беркайчан да булмабыз да кебек. Без мәңгелеккә бер якынаябыз, бер аннан ераклашабыз.
    393
    0
    1
  • 15 гыйнвар 2023 - 13:00
    Социаль челтәр (хикәя)
    Ялагайлыкны җенем сөйми. Менә мәктәптә конкурс игълан иткәннән соң, бөтен укучы мәктәпне мактарга ашыкты. Ни өчен? Телефонлы буласылары килә. Ә болай дөрес түгел ул. Шуңа да мин фаш итәргә булдым мәктәпне. Мәктәпкә акбурлар кайту белән, биология укытучысы Фәридә апа аларны өенә ташый, чөнки аның кызлары акбур ашарга ярата...
    3674
    1
    16
  • 15 гыйнвар 2023 - 09:00
    Шамил
    Юньләп җыенмыйча, кинәт кенә йортыннан кубып китми бит инде адәм баласы... Асия кайда соң? Авырмый торгандыр бит? Шуны гына көтеп торгандай, Гайшә дә улына төбәлде: – Әйе... Килен кайда? Сәламен дә тапшырмадың. Шамил карашын түбән кадады. Мондый сорауларга ул әзер түгел бугай. Тик җавапсыз да калып булмый. – Асия тәртиптә, – диде ул, үз тавышының мескенлегеннән үзе өркеп. – Һәм без дөрес аңлаган булсак, ул кияүгә чыгарга җыенып йөри...
    6538
    0
    10
  • 13 гыйнвар 2023 - 13:00
    Меңе белән кайтыр! (хикәя)
    Кошларның рәнҗеше төшсә, ни булыр? Вакытыгызны изге гамәлләр эшләп үткәрегез. Шул вакытта гына рәнҗеш сездән ерак торыр...
    3398
    0
    5
  • 13 гыйнвар 2023 - 09:00
    КҮКЛӘР ҖИРГӘ ТОТАШКАН (дәвамы)
    – Тизәккә буялсаң, юып алырга була ул, тик сасысы килүдән туктамый аның. Шунысын уйларга кирәк: син бит, үзең әйтмешли, власть кешесе, гражданнарның иминлеге өчен җавап бирүче, димәк. Эшләмәгәнне эшләде дип, укучы баланы халык алдына чыгарып, бурлыкта гаепләү яхшы түгел. Үзеңнең башың себер китәр.
    895
    0
    2
  • 12 гыйнвар 2023 - 13:00
    Мәчет (хикәя)
    Аны район мәгариф бүлегенә чакырып, мәчет турындагы мәкаләсе булган мәктәп стена газетасы өчен шелтә белдерделәр. Канатланып эшләп йөргән вакытында аның өчен зур тетрәнү булды бу. Елыйсы килсә дә еламый калуы аркасында аеруча авыр булды...
    4868
    0
    9
  • 12 гыйнвар 2023 - 09:00
    КҮКЛӘР ҖИРГӘ ТОТАШКАН (дәвамы)
    Уйлап куям, ул чакларда, ягъни халык кием-салым таба алмыйча тилмергән елларда, Әлфир абый авыл кешеләренең чын яклаучысына әйләнгән икән бит. Сатучыларны да гаепләргә җыенмыйм. Ялгышлыклар киткәндер, әмма булса да, безнең авыл кибетләрендә хилафлыклар сирәк булгандыр. Әлфир абыйның  катылыгы, бердән, халыкка файдалы булса, сатучыларның үзләрен дә күп күңелсезлекләрдән коткарып калгандыр ул. Нәфес чүпрә кебек, ирек куйсаң, кабара башлый. Төртеп чыккач, соң була. 
    548
    0
    1
  • 11 гыйнвар 2023 - 13:00
    Гомерлек үкенеч (хикәя)
    Яратса да, Алия Алмазны кабул итә алмады. Юл һәлакәтенә очрап аякларын җуйган Алмазның бердәнбер гомерлек яры, балаларының әтисе булуын теләмәде...
    10440
    2
    32
  • 11 гыйнвар 2023 - 09:00
    КҮКЛӘР ҖИРГӘ ТОТАШКАН (дәвамы)
    – Әле тагын бер шәп җырчы ишетелгәли башлады, – диде әткәй, горурланган сыман. – Илһам Шакиров, безнең Сарман ягыннан икән. – Кара әле, сорыйсым килеп йөри идем, Мәхтүрә сөйләп торган иде беркөнне. Аны, көнләшеп, Рәшит Ваһапов парахудтан суга ыргыткан, ди бит. Көч-хәл белән тартып алганнар. Судан алгач, ике бидрә су чыккан үзеннән. Бичаракаем, ничек үлми калган диген?..
    527
    0
    0
Реклама