Логотип Казан Утлары
Тарих

Беренче мөфтиләрне биргән төбәк (дәвамы)

Мөселманнар эшчәнлегенә бәйле бу оешма нишләп әле Россиянең ул вакыттагы көнчыгыш ил чиге буенда урнашкан Оренбург шәһәрендә оештырылган икән соң? 

(Башыннан УКЫГЫЗ)

2

Мөселманнар эшчәнлегенә бәйле бу оешма нишләп әле Россиянең ул вакыттагы көнчыгыш ил чиге буенда урнашкан Оренбург шәһәрендә оештырылган икән соң? Алда атап кителгән Пугачёв бунтының да шул төбәктә барганлыгын беләбез ич. Әллә чынлап та бу оешманың барлыкка килүенең ул вакыйгага турыдан-туры бәйләнеше бармы? Шиһабетдин хәзрәт тә әлеге китабында «Бу оешма нишләп Казанда оештырылмаган?» дигәнрәк сорау куя. Дөрес, ул Пугачёв хәрәкәтен искә алмый.

Бу мәсьәләгә карата андый сорауны хәзрәт әлеге оешманың, ун ел яшәгәннән соң, Оренбургтан Уфа шәһәренә күчерелү уңае белән теркәп куйган. Ни өчен әле ул оешма «караңгы бер почмак булган», «ул мәхкәмәне урнаштырырдай бинасыз... Уфага күчерелгән? Казан шәһәренең бу оешма өчен иң кулай урын булуы һәркем өчен ачык ич», дип язган. Бу мәсьәләгә карата җавапны, әлбәттә инде, Россия империясенең ул чордагы сәяси таләпләренә нигезләп кенә биреп буладыр. Урта Азия хан-солтанлыкларының чик буенда урнашкан Орск, Оренбург шәһәрләренең барлыкка килүе дә Россия империясе сәясәтенә бәйле фактларның берседер. ХIХ гасырның урталарына чаклы хәзерге Урал, элекке Җаек елгасының көнчыгыш өлеше рус әдәбиятында «Бохара ягы» яки «Төркестан ягы» дип аталып йөртелгән. Елганың аргы ягыннан ук Казакъ ханлыклары биләмәләре башланган була. (Рус әдәбиятында ул чорда аларны «Кыргыз-кайсак ханлыклары» дип йөрткәннәр. Бүгенге кыргызлар исә ул дәвер Россия тарихында еш кына «кара кыргыз»лар буларак теркәлгән.) Арал диңгезенең көньяк тарафларында исә Хива, Бохара ханлыклары яшәп килгән. Бохара ханлыгы чигеннән «Кабул патшалыгы» – хәзерге Әфганстан җирләре башланып киткән. Кабулдан соң инде ул заманда «мәңгелек җәннәт дөньясы» кебегрәк күзалланган Һиндстанга да ерак калмый... Бүген тасвирланган вакыйгаларга бәйле Россия империясе сәясәтенең төп максаты – әнә шул «чит-ят бай, иркен илләр» биләмәсенә якынаерга омтылудан гыйбарәт була. Бу гамәлләр чик буе артындагы төрки дәүләтләр башлыкларына һәм халкына уңай йогынты ясарга тырышу максатыннан чыгып эшләнгән. Шул максатка ирешү өчен, Оренбург губернасы карамагында махсус бер оешма – Чит ил комиссиясе дә барлыкка китерелә. Россиянең башка губерна идарәләрендә андый комиссияләр булмый. Монда исә ул комиссияне җитәкләү бурычы да губернаторның үзенә йөкләнә.

Яңа күрше мәмләкәтләргә үтеп керү, әүвәл алар белән дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру хыялын гамәлгә ашыру чараларына Пётр патша заманнарында ук керешергә ниятлиләр. Ул кинәт вафат булгач та, бу хыялдан ваз кичмиләр. Империя тәхетенә бер-бер артлы аның варислары – өч хатын-кыз утыра. Көнчыгыш илләргә бәйле сәясәткә аеруча игътибар итүләр аның кыз туганы Анна Ивановна белән үз кызы Елизавета идарә иткән чорларга туры килә. Анна патшабикә идарә иткән елларда әлеге ханлыклар белән чиктәш Урал елгасы ярларында Орск (1735), аннары Оренбург (1743) калалары торгызыла башлый. 1741 елда тәхеткә Елизавета утыргач та, яңа губернаның җитәкчесе итеп төрки илләр тормышын яхшы белгән И.И.Неплюев билгеләнә. Биредә ул унҗиде ел чамасы «хуҗа» булып утыра. Моңа чаклы ул унбиш ел Төркиядә илче вазифасын башкарган була. Кайбер язмаларга караганда, ул төркичә сөйләм телен аңлаган, шул телдә аралаша алган.

Күрше ханлыклар белән үзара мөнәсәбәтләрне җайга салу өчен, бу губернатор яңа шәһәрләр тирәсенә татар сәүдәгәрләрен җәлеп итү кирәклеген дәлилли. Чөнки күрше ханлыкларга мөселман өммәтеннән булмаган кешеләрнең кертелмәвен белә. Патшабикә Елизавета аның тәкъдимен хуплый һәм 1744 елда ике йөз сәүдәгәр гаиләсен Оренбург тирәсенә күчерү карарын имзалый. Ә бер ел үтмәстән, Оренбург янәшәсендәге хәзерге Каргалы авылын нигезләү карарына кул куя. Һәм аны, бу тирәләргә Неплюев белән бер вакыттарак күченеп килгән сәүдәгәр Сәгыйд Ает улы Хәялин исеменә тәңгәлләп, «Сәет бистәсе» дип атыйлар. Сәгыйдне исә монда зур хокукларга ия булган староста итеп куялар. Бер үк вакытта Оренбургның көньяк өлешендә – Урал елгасының аргы ягында «Бохара тарафыннан» килгән сәүдәгәрләр өчен «Меновый двор» дигән бистә дә барлыкка китерелә. Хәзер дә әле ул бистә Оренбургтан соң беренче тимер юл станциясе буларак яшәвен дәвам итә.

Шул ук патшабикәләр идарә иткән чорда үзәк өлештәге губерналардагы мөселман авылларында мәчетләр җимерелгән, яндырылган. Сенатның 1742 елның 17 ноябрендә кабул ителгән фәрманына гына күз төшерик. Анда Казан, Сембер, Әстерхан һәм Воронеж губерналарындагы авыллардагы мәчетләрнең юк ителергә тиешлеге ачык әйтелә. Һәм бер үк вакытта, Елизавета Петровнаның махсус әмере белән, яңа оешкан бу ике бистәдә мәчетләр ачыла. Патшабикә рөхсәте белән төзелгән ул мәчетләр 1749 елдан ук эшли дә башлаган. Дөрес, Меновый дворда төзелгән мәчет татар авылларындагылардан беркадәр аерылыбрак торган. Ул кечкенә манаралы зур тирмәне хәтерләткән. Димәк, Төркестан якларындагы мәчетләргә охшатыбрак эшләнгән була.

Төбәк тарихчысы С.Попов бәян итүенчә, 1749 елда ук Сәет бистәсендә йөз сиксәнләп татар гаиләсе яшәгән. Елизавета идарә иткән елларда ук Казан белән Оренбургны тоташтырган «Яңа Мәскәү юлын» тәртиптә тоту, ямчылык эшчәнлеген башлап җибәрү өчен егерме мең чамасы татар, ун меңләп чуваш һ.б. милләтләрнең күчерелгән булуы да 1996 елда Оренбург каласында нәшер ителгән «История Оренбуржья» китабында теркәлгән. Хәзер дә Бөгелмә белән Оренбургны тоташтырган зур юл буйлап татар авыллары тезелешеп утыра.

Сәет бистәсенә күчерелгән сәүдәгәрләрнең һәм һөнәрчеләрнең күпчелеге Сәгыйд Хәялин туган төбәктән – Казан губернасының Мамадыш, Малмыж, Арча өязләреннән килгән. Сәгыйднең һәм аның бертуганының гаиләсе хәзерге Байлар Сабасыннан, Оренбург төбәгендә күпсанлы мәктәп-мәдрәсәләр ачкан һәм тоткан бертуган Хөсәенев байларның бабалары хәзерге Теләче районына кергән Югары Кибәхуҗадан була. Сәет бистәсенең беренче мулласы һәм беренче мәдрәсә ачучысы да – Арча төбәгеннән чыккан мәгълүм дин әһеле. Әйе, монда 1746 елда Ташкичү авылыннан күчеп килгән беренче мулла Габдессәлам Уразмөхәммәд имам улы була. Туган җире – Ташкичү янәшәсендәге Мәңгәр авылы, диелә. Ул Габдессәлам Урай буларак «Татар шигърияте антологиясе»нә дә кергән. Ә Ташкичү мәдрәсәсендә ирек даулаучы Батырша мулланы укыткан бик абруйлы шәхес. Аның оныгын, шагыйрь Әбелмәних Каргалыйны да әдәбият сөючеләр яхшы хәтерлиләр.

1747 елга караган теркәү кенәгәсендә3 Мәңгәрдән чыккан «мулла Абдусалям Уразаевның» 28нче йортта төпләнгәнлеге күрсәтелә. Каргалының бер тирәсендәрәк яшәгән тагын алты гаиләнең дә шул ук Казан өязе Арча даругасының Үтәгән Шадыйров сотникка буйсынган авыллардан булганлыгы әйтелә. Бу исемлектән без Сәгыйд Хәялин гаиләсенең 3нче йортны биләгәнлеген, ике хатыннан аның биш улы булганлыгын да укып беләбез. Улларының исемнәре дә аталган. Аның авыл читендәге табигый тау ташыннан төзелгән йорт утары бүген дә сакланган – хәзер ул бистәнең нәкъ урта бер өлешендә урнашкан. Бу йортның иркен ишегалдында хәзер нәсел очы вәкиле, документаль кинолар режиссёры Рафаэль Хәялин үз өендә яшәп ята. Хәялиннәр тирәсендәге башка сәүдәгәр йортларының да күпчелеге шундый ук табигый таштан салынган булган. Бүгенге Каргалы урамнарында элекке сәүдәгәрләрдән калган, таштан яки затлы кызыл кирпечтән төзелган өй һәм кибет-келәтләрне еш очратырга була. Сәет бистәсенә нәүбәттәге муллалар булып килгән ике Вәлид хәзрәтне дә искә төшереп үтү кирәктер. Каргалы тарихында эз калдырган кешеләр буларак, алар икесе дә – Шиһабетдин хәзрәтнең алда күрсәтеп үтелгән китабына кергән шәхесләр. Ләкин алар монда беренче булып күчкән, 1747 елга караган йөз кырык өч гаилә исемлегендә әле теркәлмәгәннәр. Бу Вәлидләрнең берсе – Каргалыда икенче мәхәллә мәчетен ачучы һәм аның карамагындагы мәдрәсәне оештыручы кеше. Минем уйлавымча, әлеге вазифаны «Вәлид бине Сәгыйд әл-Каргалый» башкаргандыр. Элек «Бөгелмә өязенең Минзәлә башы авылында имам вә мөдәррис булган», дип яза аның хакында Ш.Мәрҗани.

Сәет бистәсенә кагылышлы башка язмаларда бу мулланың элекке Бөгелмә өязе Тимәш авылында туганлыгы да теркәлгән. Ягъни ул хәзерге Лениногорск районына кергән Тимәш морзалар авылында туган. Шул ук елларда Оренбург шәһәрен төзүдә татар генералы Котлыгмөхәммәд Тәфкилевнең актив катнашканлыгы да билгеле. Ә аның кияве шул Тимәш морзалар нәселеннән була. Генералның хатыны Хәдичәнең һәм аларның «Тимашев атаманда» кияүдә булган кызларының каберләре бүген дә Каргалы авылы зиратының уртасында саклана. Хәтер ташы язуында Хәдичә бикәнең – 1751 елда, кызларының 1800дә бакыйлыкка күчкәнлеге теркәлгән. Тимашев фамилияле берәүнең 1773 елга караган документларда күренеп китүен дә әйтеп үтик. Пугачёв явы Оренбургны камаганда, губернатор А.И.Рейнсдроп уздырган зур киңәшмәләрдә катнашкан унлап түрә исемлегендә И.Л.Тимашев фамилиясе дә очрый. Коллежский советник дәрәҗәсендәге ул кеше шәһәрне саклау өчен Сәет бистәсеннән килгән төркем җитәкчесе буларак искә алына.

Димәк, Вәлид мулланың Каргалыга күченеп килү вакыйгасы шушы кешеләргә бәйле булырга да мөмкин. Вәлид әл-Каргалыйның монда беренче ахун дәрәҗәсенә ирешкәнлеге Ш.Мәрҗани хезмәтендә теркәлгән. Ул аны «бик укымышлы кеше булган. 1802 елда фарсыча язган хаты саклана, фарсы телен ул камил белгән... Үзенең язган әйберләре дә булган», дип искә ала.

Шул ук елларда Сәет бистәсенә Тәтеш өязендәге Кайбыч авылында туган Вәлид Әмин улы әл-Кайбычи да килә. Анысын халык телендә «Вәлид ишан» дип йөрткәннәр. Ш.Мәрҗани аны: «Берничә мәртәбә Бохара белән Кабулга сәфәр кылган. Озак вакытлар Кабулда Фәезхан ишан тәрбиясендә булган», дип искә ала. Вәлид ишан моннан «1801 елда хаҗ сәфәренә дип чыгып китә» һәм, бер фетнә вакыйгасына юлыгып, 1802 елда шунда вафат була.

Ш.Мәрҗанинең бу хезмәтендә Идел белән Җаек елгалары аралагында милләттәшләребез яшәгән төбәкне еш кына «Болгар иле» дип тасвирлавын да билгеләп үтәргә кирәктер. «Болгар иленнән хаҗга дип чыгып киткән... Болгар иленнән Бохарага юл тоткан» рәвешендәге җөмләләр ул китапта еш очрый.

* * *

1754 елда шул ук Бөгелмә өязендәге Утыз Имән авылында туган күренекле шагыйрь Габдеррәхим Утыз Имәнине дә язмыш Каргалы бистәсенә алып килгән. Монда аның Вәлид мулла мәдрәсәсен тәмамлавы һәм берничә ел шунда укытырга калганлыгы бәян ителә. Ләкин аның кайсы Вәлид мәдрәсәсен тәмамлавын ачыклый төшү кирәктер, мөгаен. «Татар әдәбияты тарихы» китабына (I том, 1984 ел), әдәбият галиме Әнвәр Шәрипов мәкаләсенә күз салыйк. «Габдеррәхим башта үз авылында укырга-язарга өйрәнә, берничә ел күрше авылларга барып укый. Аннан Оренбург Каргалысына китә. Андагы икенче мәчет каршындагы мәдрәсәдә Вәлид бине Мөхәммәд әл-Әминнән белем ала. 1788 елда үзенең гаиләсен, балаларын алып», шушы авылда тупланган кәрван белән «Бохара тарафына чыгып китә». Беренче карашка монда яңа бистәдәге тагын бер Вәлид калкып чыга шикелле. Әйе, кайсыдыр Әмин төбәгеннән булган Мөхәммәд улымы ул? Әллә соң Мөхәммәдәмин исемле мулла баласымы?

Татар әдәбияты гыйлемендә бу ике Каргалы Вәлиденең берсен шагыйрь буларак та таныйлар. Әмма аларның кайсысын Утыз Имәнинең остазы итеп атарга соң? Шагыйрьнең якташын, әтисе белән бер авылдан – Тимәштән булганынмы? Әллә Кайбычтан чыкканынмы? Әдәбият фәнендә әлегә Вәлид ишанга өстенлек бирелә шикелле. Әмма бу очракта шагыйрь белән Вәлид ахунның бер тирәдән, бер авылдан ук булулары искә алынмый. Габдеррәхим бит Тимәш авылы баласы диярлек, атасы бик иртә вафат булгач кына, ул күрше Утыз Имән авылы кешесенә әверелә.

Шушы ук елларда тагын бер атаклы шәхеснең – Салават Юлаевның да Сәет бистәсе мәдрәсәләренең берсендә укыганлыгы, шул дәвердә шигырьләр иҗат иткәнлеге Уфада чыккан биографик хезмәтләрдә теркәлгән иде. Ул хезмәтләр белән күптән танышканлыктан, «Пугачёв бунты» батырының Каргалының кайсы мәдрәсәсендә укыганлыгын хәзер инде хәтерләмим.

Сәет бистәсе оешып килгән елларда мондагы мәдрәсәләрнең берсендә булачак мөфти Мөхәммәтҗан да укып йөргән. Аның остазы мулла, бу төбәкнең икенче ахуны Мөхәммәд Гали улы әд-Дагыстани булган, дип яза Ш.Мәрҗани. 1760 еллар ахырларында булса кирәк, Мөхәммәтҗан да, укуын дәвам иттерү өчен, моннан Бохарага чыгып киткән. Аның бабасы да шунда укып кайткан була. «Бабасы Мансур, әүвәлдә Мортаза әфәнде шәкертләреннән булып, соңыннан Бохарага сәфәр кыла. Ул – Идел буеннан барып Бохарада укыганнарның беренчесе. Фарсы телендәге «Тәракыйбе мансурия» китабы аңа нисбәтләнә», дип яза Ш.Мәрҗани. «Камил белемле» бу Мансур мулланың кайдан булуын, Бохарага киткәнче кай тирәдә укыганлыгын да ачыклыйк. Шул ук китапның 234-235 битләрендә бу сорауга төгәл җавап бирелә. «Ман-сур мелла Зөя өязе Борындык4 авылында туган». Мәдрәсәдәге остазы – «Мортаза бине Котлыгыш әс-Симети хаҗи. Ахырында ул Мамадыш өязенең Симет авылында, 1723 еллар тирәсендә вафат булган». Шиһабетдин хәзрәт сүзләренә караганда, укымышлы Мансур мулла Бохарадан кайткач, алар үзара килешә алмаган. Мансур, «үзен остазыннан өстен күреп, Мортаза әфәнденең һәр эшенә һәм гамәленә каршы төшә башлаган». Шуннан соңдыр инде, Мортаза мулла үз Симетенә кайтып китә. «Хафиз буларак танылган Мансур мулла исә үз төбәгендә... күп шәкертләр җыеп, зур мәдрәсә тотып дәрес әйткән».

Мөхәммәтҗанның Каргалыга кайчан һәм кайдан килгәнлеге әлегә ачыкланмаган. Атасы «Хөсәен бине Мансур»ның кайда һәм ниләр эшләгәнлеге дә мәгълүм түгел. Каргалыга Мөхәммәтҗан үзе генә килгән булгандырмы, яисә аның атасы да Казан төбәгеннән күченгән сәүдәгәрләр төркеменә кергәндерме – Ш.Мәрҗани китабында андый мәгълүмат юк.

Кайберәүләр мөфтинең атасының берара Эстәрлебаш авылы мәдрәсәсендә укыткан булуы турында да язалар. Әмма Хөсәен бине Мансур әл-Җәбәли әл-Борындыкыйның исемен мин шул мәдрәсәне тоткан Тукаевларның соңгы вәкиле Шакир мулла 1899 елда нәшер иткән «Тарихи Эстәрлебаш» китабында очратмадым. Дөрес, кайчандыр ул авыл мәдрәсәсен нигезләгән бер Хөсәен телгә алына анда. Ул китапта шул кеше беренче мөфти атасы дип тә танытылган. Әмма ул Хөсәеннең атасы Габдерахман исемле булган. Мөфти бабасының исеме Мансур бит. Мөхәммәтшакир мулланың әлеге китабында башка төр төгәлсезлекләр дә очрый. Әйтик, Каргалы (Сәет бистәсе) авылының рәсми рәвештә нигезләнү вакыты тарихта 1744 елга нисбәтләнә. Бу китапта Эстәрлебашка нигез салыну тарихы болай тасвирлана: «Әүвәл заманнарда ошбу йергә Казан әтрафыннан вә Каргалы шәһәрендән бәгъзы кешеләр килеб, сәүдә вә кәсебләр илә шөгыльләнмәк өчен ошбу Эстәрлебаш урынында утар ясаб утырганнар... Йосыф купес дигән кемсәнең Каргалыдан килеп сәүдә кылганына варисларында язма кәгазь булган», дип яза да автор, үз авылының нигезләнү елы дип «1680 еллар чамасы»н терки. Сәет бистәсен башка авторлар да, шул исәптән Ризаэддин Фәхреддин дә, яшәүчеләре күп булганлыктан, «саф мөселман шәһәре», дип язганнар. Алдарак искә алынган китабында Исмәгыйль Рәмиев тә Эстәрлебаш мәдрәсәсенә багышлы аерым мәкалә урнаштырган. Бу авыл мәдрәсәсен ул, Шакир мулла китабына нигезләнеп булса кирәк, 1720 елларда ачылган, дип яза. Әмма «ХХ йөз башында элекке шәүкәтен югалта», ди.

Эстәрле төбәгеннән чыккан бүгенге заман кешесе, әлеге китапка нигезләнептерме, «Эстәрлебашта 40 мәдрәсә булган», дип тә күрсәтә. Шакир мулла Тукаев хәбәр итүенчә, 1897 елда ул авылда ике мең бер йөз кеше яшәгән. Икенче бер чыганакта исә анда кайчандыр өч мәчет булуы теркәлгән. Патша заманындагы тәртип буенча, мәктәп-мәдрәсәләр ачу фәкать мәчет белән чиркәүләр карамагында гына рөхсәт ителгән була. Мәсәлән, Ризаэддин Фәхреддиннең «Әхмәд бай» китабында, ХХ гасыр башында унөч мең кешесе, ун мәчете булган Каргалыда, шул мәчетләр карамагындагы хатын-кыз мәктәпләрен дә исәпкә алганда, мәктәп-мәдрәсәләр саны күпкә азрак күрсәтелә.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 09, 2017

Фото: pixabay

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев