Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

10 минутта әзерләнә торган торт

рецепт

Рецепты бик гади:

Бер корж өчен: 1 йомырканы 4 аш кашыгы шикәр комы белән ак күбеккә кадәр туглыйбыз, аннары 1 чәй кашыгы разрыхлитель, 4 аш кашыгы он, 3 аш кашыгы сыек май, 5 аш кашыгы сөт өстәп бертөрле консистенциягә болгатабыз да микродулкынлы мичкә көчле режимга 5 минутка куябыз. Мин гадәттә 2-3 корж ясыйм һәм аларны урталай бүләм. Күп вакытта ашарга яраклы буяулар яисә какао кушам.

Крем өчен 1 стакан каймак, 1 стакан шикәр комы, 120 гр эремчек кирәк.

Дөресен әйтәм, бу юлы бик ашыктым 2 корж кына пешердем, 2 өлешкә бүлдем, 4 корж булды. Ә крем өчен сгущенка гына кулландым. Тәме шәп булды. Кунакларым бик мактап ашадылар, микроволновкада 10 минут эчендә пешкәнне белгәч, куен дәфтәрләренә язып алдылар.

Ашларыбыз #тәмлебулсын!


 

Рецепт һәм фото авторы - Ландыш Шәрифуллина; vk.com

Галерея

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев