Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Алма кесәле

рецепт

Кесәлне төрле җиләк-җимешләрдән, сөт һәм бәрәңге оныннан (крахмалдан) әзерлиләр. Кесәл өчен җиләк-җимеш сиропларын, сок һәм ширбәтләрне файдаланырга мөмкин.

Ә алма кесәлен татып караганыгыз бармы?

Алманы, салкын суда юып, дүрткә бүләләр, үзәген алып, юка гына турыйлар да, кәстрүлгә салкын су белән салып, утка куялар. Пешкән алманы, иләк аша чыгарып, пешкән суына салалар. Аннары, шикәр комы өстәп, кайнатып чыгаралар, салкын суда сыеклаган бәрәңге оны салып, тагын бер кат кайнатып алалар.

Алма кесәлен әчкелтемрәк итү өчен, шикәр белән бергә лимон кислотасы яки миләш суы салалар.

200 г кесәлгә:

  • 70 г алма
  • 30 г шикәр
  • 10 г крахмал

  Тәмле булсын!


Фото: Яндекс

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев