Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Алма компоты

рецепт

Юган һәр алманы 6-8 кисәккә бүлеп, үзәген алалар. Кәстрүлгә су һәм шикәр салып, кайнатып чыгаралар да, кискән алмаларны өстәп, сүрән генә утка куялар. Компотны күпме кайнату алманың сортына бәйле, ләкин нинди сорттан булса да, йомшарганчы кайнатырга кирәк. Кайбер сортларны, әйтик, антоновканы, озак кайнатырга ярамый, ул кайнап чыгуга пешә.

Әгәр алма белән груша компоты булса, кайнап торган сиропка башта груша, аннары алма салалар, матур булсын һәм икесе дә бер вакытта пешсен өчен, бер үк төрле турыйлар.

200 г компотка:

  • 100 г алма яки
  • 50 г алма белән 50 г груша
  • 30 г шикәр

 

Фото: Pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев