Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Коймак камыры

рецепт

Коймакны ачы (чүпрәле) һәм төче камырдан пешерергә мөмкин. Ачы камыр ясау өчен сөтне, сөт өстен 30 градуска кадәр җылыталар, чүпрә, тоз, шикәр комы салып, йомырка сытып, яхшылап туглыйлар. Аннары иләгән онны аз-азлап кына салып, төере калмаслык итеп тиз-тиз болгаталар. Әгәр төерле булса, иләк аша уздырып, 2 -3 сәгать җылы урында өстен каплап тоталар. Күтәрелгән камырны 2-3 тапкыр болгатып алсаң, ул әйбәтрәк кабара. Йомырканың агын, сарысыннан аерып, әйбәтләп күперткәннән соң камырга салып болгатсаң, ул тагын да уңа. Төче камырны да югарыда язылганча, тик чүпрәсез әзерлиләр. Коймак кыздыру өчен тирән булмаган, саплы кечерәк таба җайлы. Кызган майлы табаны сабыннан күтәреп, камырны җәеп җибәрәләр. Тиешенчә җәелсен өчен, табаны әйләндереп, беленне тактага салалар һәм өстенә тастымал каплап торалар. Бераздан, беленне майлый барып, тәлинкәгә өяләр. Аннары, урталай кисеп, эреткән май яисә каймак белән кайнар килеш табынга бирәләр. Коймакны эч белән дә пешерергә мөмкин. Коймак камырын куйганда, каты итеп пешерелгән, вак итеп туралган йомырка кушып болгатырга мөмкин. Коймакны иттән әзерләгән эч белән тутырып та табынга чыгарырга була. Моның өчен сум итне вак итеп турап, ит тарткыч аша чыгаргач, кызган майлы табада кыздырып, тоз, борыч, вак итеп турап, майда кыздырылган башлы суган белән яхшылап болгаталар. Куе булса, азрак шулпа өстиләр. Коймак уртасына шул эчне салып, баш-башын ике яктан иткә каплыйлар, калган ике ягын да конверт кебек итеп ябалар һәм, майда кыздырып, табынга чыгаралар.

1 кг коймак камырына:

  • 350 - 375 г бодай оны
  • 1,5 йомырка
  • 450 г сөт я сөт өсте
  • 100 г май
  • 20 - 30 г шикәр комы
  • 30 - 35 г чүпрә
  • 10 г тоз

Тәмле булсын!

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев