Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

"Эремчек кошчыклары"

рецепт

Кирәк:
Эремчек - 300 гр;
Атланмай - 100гр (бүлмә температурасында);
Он - 250-300гр (артык түгел);
Камыр көпшәкләндергеч - 1 чәй кашыгы (өеп);
Шикәр комы - 2-3 аш кашыгы;
Тәм өчен ваниль;
Өстенә сибәр өчен шикәр пудрасы.


Әзерләү.
*Эремчеккә атланмай (акмай) кушып бертигез масса хасил булганчы чәнечке белән изә-изә яхшылап болгатабыз.
*Ваниль, шикәр комы салабыз.
*Онга камыр көпшәкләндергеч кушып, эремчекле катнашмага акрынлап кушып камыр басабыз. Онны берьюлы салып бетермәгез. Эремчек коры булса онны аз ала, ә дымлылыгы күбрәк булса, онны күбрәк ала. Онны артык күп алса, үзегез беләсез, ул җәйгәндә уалучан була. Минекенә 250 гр он китте. Азрак салсам да (1-2 аш кашыгына киметсәм дә) ярыйсыдыр дидем.
*Камырыбызны баскач пакетка салып 1 сәгатькә суыткычка куябыз.
*Соңыннан алып, җәеп,бер-ике кашык шикәр комы (баллырак яратсагыз) сибеп, кисеп, рәсемдә күренгәнчә ясап, пергамент кәгазе җәелгән табага салып 180 градуслы кызган мичкә пешерергә куябыз.
* Пешеп чыккач, бераз суына төшкәч, шикәр пудрасы сибеп, чәй янына бирәбез.

 

Рецепт һәм фото авторы - Гөлчәчәк Фәтхулова; vk.com

Галерея

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев