Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

"Үгез күзе"

рецепт

Кирәк:

0,5 кило ит фаршы;

фаршка кушу өчен 2 чи йомырка (вак булса - 3);

төрү өчен 4 пешкән йомырка;

1 баш суган;

1 кишер;

2 бармак сарымсак;

2 кисәк ипи;

тоз-борыч.


Әзерләү:

Фаршны котлетка әзерләгән кебек, йомырка, вак угычтан чыгарылган сарымсак, кишер, ваклап туралган суган, суда җебеткән ике кисәк ипине кушып яхшылап тугларга. Табага рулетны төрерлек итеп фольга куеп, шунда итне тигезләп җәясе. Уртага пешкән йомыркаларны тезәсе (бер-берсенә тыгыз терәлеп торсыннар өчен баш-башларын кисәргә онытмагыз). Фольганы ике яктан тотып, йомырка итнең эчендә калырдай итеп күтәреп, рулет формасына китерәсе, фольганы, пешкәндә итнең пары чыкмастай итеп, бер-берсенә яхшылап беркетәсе. 180 градуслы мичтә, 40 минут пешерәсе. Рулетны кисәкләргә суына төшкәч бүлергә кирәк, җылы килеш киссәң, таралып китү ихтималы бар. 

 

Рецепт һәм фото авторы: rafilya_tatarcha_receptlar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев